Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Балык Бистәсе челтәр бәйләүчеләре лаешлыларда кунакта

Балык Бистәсенең "Возрождение" студиясенең кул эше осталары А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина чакыруы буенча лаешлы дусларында кунакта булдылар. Балык Бистәсе мәдәният йортында челтәр бәйләүчеләр иҗади берләшмәсе биш елдан артык эшләп килә. Студиягә йөрүчеләр челтәрләрен атаклы Вологда осталары үрнәгендә үрәләр. Бу сәнгатьне үзләштерү җиңел түгел. Хәтта җепләр дә үзенә...

Балык Бистәсенең "Возрождение" студиясенең кул эше осталары А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина чакыруы буенча лаешлы дусларында кунакта булдылар.

Балык Бистәсе мәдәният йортында челтәр бәйләүчеләр иҗади берләшмәсе биш елдан артык эшләп килә. Студиягә йөрүчеләр челтәрләрен атаклы Вологда осталары үрнәгендә үрәләр. Бу сәнгатьне үзләштерү җиңел түгел. Хәтта җепләр дә үзенә бертөрлеләр кирәк. Ә эшләнмәне ясаганда күпме түземлек һәм тырышлык таләп ителә! Үз әсәрләрен (аларны башкача атап булмый) челтәр бәйләүчеләр Каравон бәйрәмнәрендә, Спас ярминкәсендә, төрле халык иҗаты күргәзмәләрендә, фестивальләрдә тәкъдим итәләр. Оста куллар лаешлыларга челтәр бәйләү буенча осталык сәгате күрсәттеләр. Ә безнең кул эше осталары Наталья Чернышева, Надежда Шитова, Надежда Генералова, Людмила Кошенкова үзләренең оригиналь сувенирларын, шулай ук сәйлән эшләнмәләрен, чигү үрнәкләрен күрсәттеләр. Лаеш осталары иҗат буенча коллегаларын Лаеш ягы музеена чакырдылар. Иҗади аралашу барышында туган як турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Мондый очрашулар үзара баетылуга китерә, гамәли сәнгатьнең яңа шедеврларын тудыруга илһам бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Рыбная Слобода кружева

2
X