Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Бар микрорайон күңел ачты

Сәйдәшев, Толстой һәм Юбилейная урамнарында яшәүчеләр микрорайон көнен бәйрәм иттеләр. Тантананы оештыру инициаторы "Сәйдәшев" территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Илгизә Тимершина. Лаешлылар бу идеяне хупладылар һәм актив төстә бәйрәмгә әзерләнә башладылар. Өстәлләр чыгардылар, тәм-томнар әзерләделәр, халык иҗаты әйберләре күргәзмәсе оештырдылар. Билгеләнгән сәгатькә Сәйдәшев урамының 16нчы йорты янына якын тирә урамнарда яшәүчеләрнең...

Сәйдәшев, Толстой һәм Юбилейная урамнарында яшәүчеләр микрорайон көнен бәйрәм иттеләр.

Тантананы оештыру инициаторы "Сәйдәшев" территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Илгизә Тимершина. Лаешлылар бу идеяне хупладылар һәм актив төстә бәйрәмгә әзерләнә башладылар. Өстәлләр чыгардылар, тәм-томнар әзерләделәр, халык иҗаты әйберләре күргәзмәсе оештырдылар.

Билгеләнгән сәгатькә Сәйдәшев урамының 16нчы йорты янына якын тирә урамнарда яшәүчеләрнең олысы да, кечесе дә җыелды. Микрорайон көнендә бар кешенең дә кәефе күтәренке иде. Тантанага Урта Девятовоның "Рябинушка" ансамблен, Надежда Шастинаны һәм башка артистларны чакырдылар. Күңелле музыка һәм ут чыгарып биюләр килгән кешеләрнең барысының күңеленә хуш килде: таныш җырларга кушылып җырладылар, һәр чыгышны алкышладылар.

-Монда яшәүче кешеләр илебез, республика һәм район тарихын яздылар, - дип белдерде "Центральный" ТОС рәисе Вера Баннова. - Микрорайонда ике Бөек Ватан сугышы ветераны, сигез сугышчының тол хатыны, җиде тыл хезмәтчәне, 12 сугыш чоры баласы яши. Лаешта мондый бәйрәмнәр үткәрү яхшы гадәткә әйләнде, чөнки яшәүчеләр очраша, ял итә һәм аралаша алалар.

Малайлар һәм кызлар балалар мәйданчыгында күңелле стартларда катнаштылар. Аларның кайсы иң җитез, иң көчле, иң төз атучы икән? Балалар моны бик теләп ачыкладылар. Алар бүләкләр алдылар, рәхәтләнеп уйнадылар.

Валентина Курникова, Лидия Грабалина һәм Анна Скрипачевадан торган жюри халык осталары эшен бәяләде. Ә сайларлык әйберләр күп: мәрҗән белән чигелгән картиналар, бәйләнгән тастымаллар. Хөкемдарлар киңәшмәсе йомгаклары буенча Тамара Зотова, Нина Чернышова, Виктория Балянова һәм Мәгъния Сираева призларга лаек булдылар.

-Монда җыелуыбызга мин шатмын, - диде Тамара Зотова. - Шундый матур кич өчен оештыручыларга рәхмәт.

Бәйрәм өстәле катнашучылар үзләре әзерләгән тәм-томнардан сыгылып торды. Бәлешләр, салатлар һәм татлы тәгамнәр - телеңне йотарлык булган. Чәй табыны артында яхшы компаниядә вакытның үткәне сизелми дә. Менә кич җитте, өйләргә таралыр вакыт. Микрорайон көнендә катнашучылар онытылмас тәэсирләр алдылар һәм тагын шундый бәйрәм оештырырга хыялланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район