Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Бу көнне сугыш бетте

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 28 еллыгына багышланган митингка Җиңү паркына шул сугышта катнашучылар, оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, Лаеш мәктәпләре һәм техникум укучылары, шәһәрдә яшәүчеләр җыелды. Митингны район район хьрби комиссары Александр Афанасьев ачты. Ольга Исаева Автор фотосы -Еллар узса да үзенең тарихи әһәмиятен югалтмый торган даталар бар,-дип басым ясады үз...

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 28 еллыгына багышланган митингка Җиңү паркына шул сугышта катнашучылар, оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, Лаеш мәктәпләре һәм техникум укучылары, шәһәрдә яшәүчеләр җыелды.

Митингны район район хьрби комиссары Александр Афанасьев ачты.

Ольга Исаева

Автор фотосы

-Еллар узса да үзенең тарихи әһәмиятен югалтмый торган даталар бар,-дип басым ясады үз чыгышында башкарма комитетның эшләр башкаручысы Виктор Воробьев. - Дистә еллар үтте, әмма Әфган сугышы вакыйгалары хәрбиләрне, галимнәр, сәясәтчеләр һәм гражданнар җәмәгатен озак дулкынландырыр әле.

Сугыш 9 ел, бер ай һәм 19 көн дәвам итә. Анда 15 мең сугышчы һәлак булган, 312 се хәбәрсез югалган, 50 меңе төрле яралар алган.

-Без бу хакта онытырга тиеш түгел, - чыгыш ясаучылар шушы сүзләрне еш кабатладылар.

Лаеш районыннан 100 дән артык солдат һәм офицер Әфган сугышын узган. Күрсәткән батырлыклары өчен 11 кеше медальләр белән, җидесе орденнар белән бүләкләнгән. Кызганычка каршы, икесе - үлгәннән соң Сергей Кузнецов, Тәлгать Вәлиев, Дамир Вафин, Илфар Билалов, Владимир Кургузкин, Николай Варламов.... туган өйләренә әйләнеп кайта алмаган.

Митингта катнашучылар һәлак булган якташларын бер минут тын калып искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X