Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Державин укулары һәм Каравон - район брендлары

Районда мәдәни традицияләргә һәм йолаларга, ритуал һәм бәйрәмнәргә сакчыл карыйлар, ә Лаеш республиканың мәдәни башкалаларының берсе дип аталырга хокуклы. Лаеш җирендә Татарстанның күпмилләтле халкы мәдәниятен яңартуга ярдәм итәләр. Без бар кеше яраткан Сабантуй бәйрәмен хөрмәт итәбез. Быел лаешлылар спортның су төрләре буенча чемпионат кысаларында узган республика Сабантуенда бик яхшы чыгыш...

Районда мәдәни традицияләргә һәм йолаларга, ритуал һәм бәйрәмнәргә сакчыл карыйлар, ә Лаеш республиканың мәдәни башкалаларының берсе дип аталырга хокуклы.

Лаеш җирендә Татарстанның күпмилләтле халкы мәдәниятен яңартуга ярдәм итәләр. Без бар кеше яраткан Сабантуй бәйрәмен хөрмәт итәбез. Быел лаешлылар спортның су төрләре буенча чемпионат кысаларында узган республика Сабантуенда бик яхшы чыгыш ясадылар. Никольский авылындагы рус фольклорының Бөтенроссия фестивале Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә торган саен күбрәк катнашучылар җәлеп итә. Державин укулары, данлыклы якташыбыз исемендәге әдәби премия булдыру күптән инде Лаеш брендына әйләнделәр. Авыл бәйрәмнәре яңартыла: Урта Девятовода Чишмә көне, Олы Кабанда Алма спасы. 2015 елда Лаешта урам һәм ишегалды бәйрәмнәре зур уңыш белән үтте.

Фәридә Мортазина җитәкчелегендә Лаеш ягы музее мәдәни мирасны саклау буенча мөһим эш алып бара. Әдәбият елында үзәк китапханә хезмәткәрләре бик зур мәдәни катламны күтәрделәр. Авыл клублары һәм китапханәләре хезмәткәрләре, халык массаларына үз иҗатларын җиткерүче чын энтузиастлар яраткан эшләрен чын күңелдән бирелеп башкаралар.

Вера Баннова, Зөһрә Лезина, Валентина Клюшина һәм башкалар кебек мәдәният һәм иң яхшы традицияләрне алга сөрүчеләр исемен бар район белә. Мөгаен, барлык төр зәвыкларга туры килүче моның кадәр иҗади берләшмәләрнең бер генә районда да юктыр. Район мәдәният йортында даими төстә халык өчен бушлай концертлар, хәйрия акцияләре һәм фестивальләр үткәрелә. Лаешлылар ветераннар хоры, сәнгать мәктәбе артистлары, шәһәрнең хореографик коллективлары чыгышын яраталар. Теләсә нинди бәйрәм күпсанлы тамашачылар һәм катнашучылар җыя.

Мәдәният өлкәсен үстерү өчен районда күп нәрсә эшләнә. Каипыда яңа клуб төзелгән, Ташкирмәндә капиталь ремонтланган. Рождественода 200 урынга, шулай ук Яушыйкта 50 урынга мәдәният учагы төзелә. Мәдәният хезмәткәрләре планнарында - "Тимер ярминкәсе"н яңарту, Сокурыда ял паркы төзү һәм Державинга һәйкәл салу, балалар, яшьләр һәм өлкәннәр өчен кызыклы һәм танып-белү ялын үткәрү формаларын һәм яңа хезмәтләрне үстерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевкий район