Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Диабет белән көрәштә битарафлар юк

Район мәдәният йортында Бөтендөнья шикәр авыруы белән көрәш көненә һәм "Диетон" иҗат берләшмәсенең туган көненә багышланган өченче диафестиваль булды. Клуб Александр Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены каршында 2003 елның 23 ноябреннән эшләп килә. Аның җитәкчесе Зөһрә Лезина үз янына инициативалы, иҗади кешеләрне берләштергән, алар авыруны җиңү, авыруларга социумда җайлашырга ярдәм итү...

Район мәдәният йортында Бөтендөнья шикәр авыруы белән көрәш көненә һәм "Диетон" иҗат берләшмәсенең туган көненә багышланган өченче диафестиваль булды.

Клуб Александр Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены каршында 2003 елның 23 ноябреннән эшләп килә. Аның җитәкчесе Зөһрә Лезина үз янына инициативалы, иҗади кешеләрне берләштергән, алар авыруны җиңү, авыруларга социумда җайлашырга ярдәм итү буенча максатчан эш алып баралар.

Фестивальгә 25 Октябрь исемендәге поселоктан, Ташкирмәннән, Бимадан һәм районыбызның әлеге клуб филиаллары эшли торган башка торак пунктларыннан кунаклар килде. Программа иҗади эшләр күргәзмәсен, концертны, активистларны бүләкләүне, иганәчеләрдән бүләкләр тапшыруны үз эченә алды. Бәйрәмне мәдәният ветераны Вера Баннова алып барды, ул җыелганнарны "Диетон" оешу тарихы, аның акцияләре, хәйриячелек эшчәнлеге һәм клуб активистлары белән таныштырды. Видеофильм да шуңа багышланган иде, аны барысы да бик теләп карады. Клубның вафат булган әгъзаларын бер минут тын торып искә алдылар. Күккә алар исемнәре белән шарлар очырдылар.

Быел фестиваль "Диабет белән көрәштә битарафлар юк" җирле партия проекты буларак үткәрелә. Бу турыда үз чыгышында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Роза Мышева хәбәр итте.

-Киләчәк белән яшәгез, төшенкелеккә бирелмәгез! - дип мөрәҗәгать итте Роза Васильевна җыелганнарга.

Районның инвалидлар советы рәисе Вячеслав Гусев клубны туган көне белән җылы котлады.

Бүләккә глюкометрлар алган форумда катнашучылар үз чыгышларында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевка, ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкинга һәм эшмәкәр Искәндәр Асяновка кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр. Сүз уңаеннан, монда килгән һәркемнең кандагы шикәр дәрәҗәсен үлчәү мөмкинлеге бар иде. Бу эштә Валентина Казакова ярдәм итте. Шундый ук клублар җитәкчеләре - Ташкирмәннән Валентина Казанбаева һәм 25 Октябрь исемендәге поселоктан Роза Вәлиева эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм концерт номерлары башкардылар. Аларга, башка активистлар кебек үк, истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Фестиваль атмосферасы авыру белән көрәштә берләшкән генә түгел, оптимист, энергияле, инициативалы һәм битараф булмаган кешеләрнең дә аралашуына этәрә иде. Катнашучылар үз гимннарын башкардылар. Залда Резеда Сибатова, Елена Карандина, "Вдохновение" ансамбле һәм башка артистлар башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Фестиваль бәйрәм табыны артында чәй эчү белән тәмамланды. 14 ел эшләү дәверендә клуб юл күрсәтүче йолдызга әйләнде һәм кешеләрне бөтенләйгә дуслаштырды, киләчәккә өмет бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район