Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Дин тотучыларга салкын куркыныч түгел

Хач ману бәйрәмендә православие динен тотучы лаешлылар бәкегә чумып чыгу өчен Камага килделәр. Унбиш градуслы салкын һәм ачы җил кулларына иконалар һәм чиркәү атрибутлары тотып Могҗизалар тудыручы изге Николай храмыннан елгага кадәр юл узган христианнар өчен киртә булмады. Монда, ярдан йөз метрлап ераклыкта, иордань ясалган, ә аның белән янәшә боздан...

Хач ману бәйрәмендә православие динен тотучы лаешлылар бәкегә чумып чыгу өчен Камага килделәр.

Унбиш градуслы салкын һәм ачы җил кулларына иконалар һәм чиркәү атрибутлары тотып Могҗизалар тудыручы изге Николай храмыннан елгага кадәр юл узган христианнар өчен киртә булмады. Монда, ярдан йөз метрлап ераклыкта, иордань ясалган, ә аның белән янәшә боздан эшләнгән хач куелган иде. Коену урынында дин тотучыларга ярдәмгә килергә әзер коткаручылар һәм полицейскийлар дежур торды.

-Бу урында тирәнлек 1,5 метр, ә боз калынлыгы 30 сантиметр, - дип сөйли Россия МЧСның Лаеш ГИМС инспекторлык участогы җитәкчесе Александр Пыренков. - Хач ману бәйрәмендә һәрчак кеше күп килә. Бәке янына 200 гә кадәр кеше җыелган еллар да бар.

Иорданьда суны изгеләндерүгә йөздән артык кеше җыелды: балалары белән яшь әниләр, ир-атлар, пенсионерлар. Аларның күбесе чиркәүдәге гыйбадәтләрне калдырмый һәм ел саен Хач мануда бәкедә коена. Сергий атакай су изгеләндерүнең бөек йоласын башкарды.

Догалар укыганнан соң православие динендәгеләр иордань янына килә башладылар. Кемдер бит-кулын юды, кемдер шешәләргә су тутырып алды. Иң кыюлары коенырга әзерләнде. Өч кат чукынып алып алар бәкегә төштеләр һәм бозлы елгага чумдылар. Салкын булуга карамастан, дин тотучылар ярга бик канәгать булып чыктылар.

-Минем өчен бу коенулар яхшы гадәткә әйләнде, - дип тәэсирләре белән уртаклаша Виктор Александров. - Менә 20 ел инде ел саен иорданьда коенам. Миңа бер дә салкын түгел, суда шундый рәхәт. Организмны чыныктырам һәм бар авырулар чигенә.

Хач ману бәйрәме суы - православие чиркәвенең төп изге әйберләренең берсе. Ул үзенең дәвалау үзлекләрен озак вакыт дәвамында саклап кала дип санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район