Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Мәдәният йорты утлары кабынды

Нармонкада яңа мәдәният йорты ишекләрен ачты.

Авыл халкы өчен истәлекле вакыйга тантаналы шартларда мактаулы кунаклар, авыл кешеләре катнашында үтте. Район башлыгы Михаил Афанасьев бу объектның халык өчен әһәмиятен билгеләп китте.

-Без бүген яңа мәдәният йорты ачабыз. Бу авыл тормышында тагын бер зур вакыйга. Бер ел элек сез "Бәләкәч" республика программасы буенча төзекләндерелгән балалар бакчасы ачу шаһитләре булдыгыз. Соңгы елларда Нармонкада кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен күп эшләнә.

Авыл мәдәният йорты төзелешендә һәм территорияне төзекләндерүдә актив катнашулары өчен М.Афанасьев Нармонка АҖ башлыгы Людмила Стеряковага һәм мәдәният йорты директоры Марина Скрипченкога рәхмәт хатлары тапшырды.

Төзүчеләргә, "Яңа шәһәр" ПСК ЧҖҖ адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Өч ел мәдәният йортының үз бинасы булмады. 2009 елның көзендә авылда булган иске клуб янгын вакытында көлгә әйләнгән. Нармонкалыларның күбесе, аеруча яшьләр мәдәният йорты ачылуны түземсезләнеп көттеләр. "Авыл клублары" республика программасы ярдәмендә авыл халкы бүләккә 500 кв метрлы заманча киң бина алды. Төзүчеләргә бар эшне төгәлләү өчен 7 ай вакыт кирәк булды. Булачак мәдәният учагының беренче ташы буш урында салынды, ә бүген бу җирлекнең иң матур урыннарының берсе.

Яхшы гадәт буенча мәдәният объекты кызыл тасма кисү белән ачылды. "Яңа шәһәр" ПСК ЧҖҖ директор урынбасары Фәнис Минһаҗев символик ачкычны җирлек башлыгы Людмила Стеряковага тапшырды.

Менә яңа мәдәният учагы беренче килүчеләрне каршылый. Киң тамаша залы якты, уңайлы. Хәзер мәдәният йорты мәдәни-күңел ачу чаралары гына түгел, ә спорт ярышлары үткәрү урыны да. Яңа мәдәният объекты күп функцияле, тиз генә спорт мәйданчыгына да әйләнә. Өстәвенә, мәдәният йорты янәшәсендә ачык спорт мәйданчыгы да төзелә. Өй туе уңаеннан бәйрәм концерты әзерләгән җирле үзешчән артистлар бу көнне сәхнәне беренче булып сынап карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нармонка СДК новоселье