Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Эх, күңелле Май чабу!

Лаеш җирендә яшәүчеләр җырлар, уеннар һәм такмаклар белән кышны озаттылар һәм ягымлы язны каршыладылар. Лаешта Никольский, Рождествено, Чирпы һәм Лаеш артистлары күңел ачарга чакырдылар, уеннар үткәрделәр. Яшьләр дә, картлар да үзләренә шөгыль таптылар. Җитезлектә һәм көчлелектә, өлгерлектә һәм башкару осталыгында ярыштылар. Аркан тартыштылар, Убырлы карчык һәм Урман иясе белән көрәштеләр,...

Лаеш җирендә яшәүчеләр җырлар, уеннар һәм такмаклар белән кышны озаттылар һәм ягымлы язны каршыладылар.

Лаешта Никольский, Рождествено, Чирпы һәм Лаеш артистлары күңел ачарга чакырдылар, уеннар үткәрделәр. Яшьләр дә, картлар да үзләренә шөгыль таптылар. Җитезлектә һәм көчлелектә, өлгерлектә һәм башкару осталыгында ярыштылар. Аркан тартыштылар, Убырлы карчык һәм Урман иясе белән көрәштеләр, себеркедә йөрделәр, клиндер ашадылар, халык уен коралларында уйнадылар, понига утырып йөрделәр. Гомумән, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Ә аннан соң Кыш карачкысын яндырдылар, әйлән-бәйлән йөрделәр.

-Миңа монда бик тә ошады, аеруча карачкы яндыру,-дип сокланып сөйли Вера Ермолаева. - Мин уйнадым, биедем. Күңелле булды!

Бу көннәрдә район үзәгендә генә күңел ачмадылар. Мәдәният йортлары хезмәткәрләре Кыш озатуга багышланган күп чаралар оештырдылар.Территориаль иҗтимагый үзидарә дә халык күңел ачуларына кушылды. "Сабантуй" территориаль иҗтимагый үзәк (Лаеш) җитәкчесе Надежда Генералова да җирле халыкны бәйрәмгә чакырды.

Өстәлләрдә кайнар чәй, коймак, бәлешләр һәм башка тәм-томнар. Әкият геройлары килүчеләрне түгәрәккә һәм әйлән-бәйлән йөрергә чакырдылар. Сүз уңаеннан, артык кыстатучылар булмады. Килүчеләр рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар. Карачкыга ут төрткәч, бәйрәм ахырына якынлашкач та, кешеләр таралырга ашыкмадылар, халык җырлары, такмаклар җырладылар!

Сау бул Кыш, исәнме Яз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район