Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Габишево артистлары Әниләр көненә мюзикл куйдылар

Габишево авылының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары әниләрне оригиналь төстә котладылар. Мәдәни-спорт комплексы сәхнәсендә алар элекке әкиятне хәзерге заманга яраштырып куйдылар. "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" мюзиклында рольләрне Эльвира Савельева, Лидия Шемордова һәм башкалар башкарды. Анна Рыжова Төлке, ә Илназ Әхмәтҗанов гашыйк бүре рольләрен аеруча оста уйнады. Хореография студиясенең яшь артистлары кәҗә...

Габишево авылының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары әниләрне оригиналь төстә котладылар. Мәдәни-спорт комплексы сәхнәсендә алар элекке әкиятне хәзерге заманга яраштырып куйдылар. "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" мюзиклында рольләрне Эльвира Савельева, Лидия Шемордова һәм башкалар башкарды. Анна Рыжова Төлке, ә Илназ Әхмәтҗанов гашыйк бүре рольләрен аеруча оста уйнады.

Хореография студиясенең яшь артистлары кәҗә бәтиләре биюен башкарып, мюзиклда уңышлы чыгыш ясадылар. Яхшы уйланылган сценарий, бик оста конферанс Светлана Шиһабетдинова Әниләр көненә багышланган концерт программасын бизәделәр. Бәйрәм киче бер тында үтте, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Габишево