Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Гаилә бәхетен ничек сакларга

Район мәдәният йортында абыстай һәм язучы Сәйдә Аппакова белән очрашуда сүз гаилә кыйммәтләре турында барды.. Зәрия Әхмәтсафина, мөгаллимә абыстай Автор фотосы Татар халкының дини-рухи яңарышында башлап йөрүче, әлеге юлда замандашлары күңеленә ачкыч табучы, әдәп-әхлак дәресләре аша ислам нигезләрен аңлатучы, җәмәгать эшлеклесе, "Тузмый торган бүләк" авторы Сәйдә абыстай үз киңәшләрен бирде....

Район мәдәният йортында абыстай һәм язучы Сәйдә Аппакова белән очрашуда сүз гаилә кыйммәтләре турында барды..

Зәрия Әхмәтсафина, мөгаллимә абыстай

Автор фотосы

Татар халкының дини-рухи яңарышында башлап йөрүче, әлеге юлда замандашлары күңеленә ачкыч табучы, әдәп-әхлак дәресләре аша ислам нигезләрен аңлатучы, җәмәгать эшлеклесе, "Тузмый торган бүләк" авторы Сәйдә абыстай үз киңәшләрен бирде. Күптән түгел 80 яшен тутырган зирәк ханым сүз остасы да. Ул гаилә мөнәсәбәтләренә, балалар тәрбияләү мәсьәләләренә зур игътибар бирә.

Лаешта абыстай белән очрашуга әбиләр, әниләр, яшьләр дә килде. Алар ап-ак яулыклардан иде, әйтерсең күбәләкләр, халкыбыз ак төсне бик ярата.

Сәйдә Аппакова кичә дәвамында үгет-нәсыйхәтләрен бирде, сорауларга җавап бирде, аларның асылы - ни өчен никах гомерле түгел, ничек үкенмәслек итеп тату яшәргә, ничек бер-береңә юл куярга, аңлашмаган чакта ничек дәшми калырга, бәхетле яшәргә, әти-әнигә, әби-бабайга хөрмәтне ничек сакларга.

-Мин бу очрашуга балалар белән килүләрен үтендем, чөнки алар һәрвакытта да әти-әни сүзенә колак салмыйлар,- дип аңлатып үтте чараны оештыручы Вәсимә Хәкимова. - Ә Сәйдә абыстай әйткәннәр гомергә сеңеп калачак. Татар теле укытучыларын да чакырдым. Яшь буынны тәрбияләүдә моның файдасы күп. Ә очрашудан чыгып барганда берничә апа миңа болай диде: "Бу вәгазьләр, киңәшләр без яшь чакта булган булса, без дә ирләребез белән дөресрәк яшәгән булыр идек". Ә җыелган акчалар Лаешта төзеләсе яңа мәчеткә бирелде.

Очрашуны йомгаклап Лаеш район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина кичәне оештыручыларга һәм Сәйдә абыстайга рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район