Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Әгәр өлкәннәр ярдәм итә икән, балалар талантлы була

Балалар йортының музыка җитәкчесе Людмила Сундырева Лаеш балалар йортында балаларга өстәмә белем бирү аерым урында тора. Барлык балалар талантлы! Моның өчен шартлар булдырырга гына кирәк. Шуңа күрә без төрле юнәлешләр буенча түгәрәкләр һәм секцияләр эшен оештырабыз. Һәр бала индивидуаль һәм үзенә билгеле бер якын килүне таләп итә. Теләсә нинди иҗат...

Балалар йортының музыка җитәкчесе Людмила Сундырева
Лаеш балалар йортында балаларга өстәмә белем бирү аерым урында тора.
Барлык балалар талантлы! Моның өчен шартлар булдырырга гына кирәк. Шуңа күрә без төрле юнәлешләр буенча түгәрәкләр һәм секцияләр эшен оештырабыз.
Һәр бала индивидуаль һәм үзенә билгеле бер якын килүне таләп итә. Теләсә нинди иҗат белән шөгыльләнгәндә дә балалар үзләрен иркенрәк тота башлыйлар, аларның үзләренә бәясе күтәрелә, характеры үзгәрә, физик хәле яхшыра. Өлкәннәрнең ярдәме генә кирәк, шул чакта алар күп нәрсәгә ирешәчәк. Моның ачык мисалы - Арианна Литовченко. Авыруы аркасында ул үләннәрнең яшеллеген, көзнең ачык төсләрен күрә алмый. Балалар йортындагы сукыр кыз үзенең тырышлыгы, үзсүзлелеге һәм омтылышы белән зур уңышларга иреште.
Күптән түгел генә, 2016 елның 29 сентябрендә, Мәскәүдә журналистлар йортында ятим балалар өчен учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләрнең "Йолдызлык" Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсын ябу тантанасы булды. Конкурс 2016 ел дәвамында өч этапта үтте. Финал этабында Россиянең 19 төбәгеннән 216 бала катнашты. Татарстан данын безнең тәрбияләнүчебез Арианна Литовченко яклады. Ул Мәскәүгә иганәчеләр Оксана Геннадьевна Кочеткова һәм Азат Мортаза улы Хәким ярдәме белән, аларның безнең балалар турында даими кайгыртуы һәм битараф булмавы аркасында бара алды. Игелекле кешеләр ярдәмендә Арианна Россия башкаласында искиткеч көннәр үткәрде. Ул балалар йортының иң талантлы балаларының берсе, күпкырлы шәхес. Соңгы ике елда гына да ул дзюдо буенча Россия чемпионатының бронза һәм көмеш призеры булды, "Я выбираю детство" республика конкурсында, "Хрустальные звездочки" бөтенроссия фестиваль-конкурсында, "Возмемся за руки, друзья" VIII иҗат фестивалендә, Геленджикшәһәрендә"Звезды Олимпа" халыкара конкурс-фестивальдә һәм башкаларда җиңде.
Мондый конкурсларда һәм чараларда катнашу тәрбияләнүчеләргә социальләшергә ярдәм итә дип саныйм. Балалар үзләрен социумда тотарга өйрәнәләр, аларның сәләтләре ачыла. Ә педагоглар буларак безнең бурыч - аларга шәхес булып формалашу юлында ярдәм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев