Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Иҗади тандемда

Лаешта инвалидлар ункөнлегенә багышланган хәйрия концерты булды. Лаешлылар өчен гадәти булмаган бүләкне аларның Чистайдан яңа дуслары -төрле дәрәҗәдәге конкурслар һәм фестивальләр җиңүчеләре һәм лауреатлары Валентина Солдатова һәм Рифкать Гардиев әзерләде. -Бу очрашу безнең узган көздә Чистайга баруыбызга үзенә күрә җавап визиты булды, - дип күңелле вакыйгага аңлатма бирә район мәдәният...

Лаешта инвалидлар ункөнлегенә багышланган хәйрия концерты булды.

Лаешлылар өчен гадәти булмаган бүләкне аларның Чистайдан яңа дуслары -төрле дәрәҗәдәге конкурслар һәм фестивальләр җиңүчеләре һәм лауреатлары Валентина Солдатова һәм Рифкать Гардиев әзерләде.

-Бу очрашу безнең узган көздә Чистайга баруыбызга үзенә күрә җавап визиты булды, - дип күңелле вакыйгага аңлатма бирә район мәдәният йортының иҗади клублар рәисе Зөһрә Лезина. - Без дуслаштык, аралашабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, бер-беребезне иҗади уңышлар белән шатландырабыз.

Сүз уңаеннан, Рифкать Гардиев Лаешның махсус интернат мәктәбендә укый. Соңыннан ул КДПУның физика-математика факультетын тәмамлый. 1986 елдан сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасын җитәкли, сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль реабилитацияләүнең республика үзәгендә укыта. Бүген Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премия лауреаты исеме Чистайда һәм Татарстанда гына түгел, Россиядә дә билгеле. Рифкать Гардиев өч тапкыр сукыр шагыйрьләрнең "Поэтическое ристалище" Бөтенроссия конкурсында җиңүче дип табыла. Аның биш шигъри җыентыгы бар. Үз шигырьләрендә ул хисләрен һәм тормыш, язмыш турында уйларын, үзенең күңел халәтен һәм кәефен чагылдыра. Быел җәй Р.Гардиевка ТРның атказанган социаль яклау хезмәткәре исеме бирелгән.

Икенче кунак - Валентина Солдатованың иҗади уңышлары да аз түгел. Ул - күпсанлы китаплар һәм аудиодисклар авторы. Аның иҗади уңышлары Пермь краендагы Россия иҗат фестиваленең алтын медале һәм "Филантроп" халыкара конкурс бүләге белән билгеләнгән. Мондый иҗади уңышлар һәркем өчен дәрәҗә, ә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бигрәк тә. Бу кешеләр иҗатының чикләре булмауны концертка килгәннәр үз күзләре белән күрделәр. Ике сәгать дәвамында кунаклар тамашачыларны үз шигырьләре, гитарага кушылып җырлаулары, оста биюләре белән шаккатырудан туктамадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево Творчество