“Импульс-dance” – халыкара конкурста өченче тапкыр җиңде
ХI халыкара "Көнчыгыш әкияте" музыка сәнгате иҗаты халыкара конкурс-фестивалендә уңышка ирешкән "Импульс-dance" (Габишево) заманча бию студиясен 2018 елда Сочида үтәчәк халыкара фестивальгә чакырдылар. Гөлнара Яруллина фотосы "Триумф" иҗат берләшмәсе булдырган "Көнчыгыш әкияте" ХI фестивале 30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Казанда үтте. Бу шәһәрнең мең еллык тарихы бар. Татарстан башкаласын еш...
ХI халыкара "Көнчыгыш әкияте" музыка сәнгате иҗаты халыкара конкурс-фестивалендә уңышка ирешкән "Импульс-dance" (Габишево) заманча бию студиясен 2018 елда Сочида үтәчәк халыкара фестивальгә чакырдылар.
Гөлнара Яруллина фотосы
"Триумф" иҗат берләшмәсе булдырган "Көнчыгыш әкияте" ХI фестивале 30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Казанда үтте. Бу шәһәрнең мең еллык тарихы бар. Татарстан башкаласын еш кына каршылыклар шәһәре диләр: ул үзенә Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләрен сеңдергән. Шуңа күрә "Көнчыгыш әкияте"нең нәкъ менә Казанда үтүе очраклы түгел. Конкурста катнашучыларга шәһәрнең иң яхшы сәхнәләрендә чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде.
"Импульс-dance" "Эстрада биюе" номинациясендә 11-19 яшьләр төркемендә чыгыш ясады. Матур киемнәренә, хәрәкәтләрнең бергә башкарылуына, биюнең искиткеч куелышына сокланган жюри Светлана Зайцева җитәкчелегендәге бию коллективының конкурс эшенә югары бәя бирде. Габишево артистлары I дәрәҗә лауреатлар булдылар һәм махсус приз: 20000 сумга грант һәм 2018 елның сентябрендә Сочида үтәчәк киләсе конкурс- фестивальгә чакыру алдылар.
Бу инде заманча бию студиясенең 2017 елда алган өченче халыкара дипломы - Лаеш районы җиңүләре җыелмасына лаеклы өлеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев