Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Җирле үзидарә көне

Дәүләткә хезмәт итүчеләр - җирле үзидарә хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бу көн "Җирле үзидарә турында" Федераль законны кабул итүнең ун еллыгы белән туры килде. Бәйрәм датасына багышланган тантаналы чара район мәдәният йортында булды. Район башлыгы Михаил Афанасьев хезмәттәшләрен җылы котлады. Муниципалитет хезмәткәрләре коллективы алдында чыгыш ясаганда Михаил Павлович...

Дәүләткә хезмәт итүчеләр - җирле үзидарә хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бу көн "Җирле үзидарә турында" Федераль законны кабул итүнең ун еллыгы белән туры килде. Бәйрәм датасына багышланган тантаналы чара район мәдәният йортында булды.

Район башлыгы Михаил Афанасьев хезмәттәшләрен җылы котлады. Муниципалитет хезмәткәрләре коллективы алдында чыгыш ясаганда Михаил Павлович җирле үзидарә институтының мөһимлеген һәм югары статусын ассызыклады.

-Үзидарә - иҗтимагый тормышның демократияләшү факторы. Ул халык мәнфәгатьләре белән бергә дәүләт мәнфәгатьләрен дә гамәлгә ашыру, - диде ул. - Закон кабул ителгән тарихи мизгелдән соң үткән 10 елда безнең район тормышының барлык өлкәләрендә зур уңай үзгәрешләр булды. Урыннардагы хакимиятнең мөстәкыйльлеге торак пунктларның социаль инфраструктурасын яхшы темплар белән үстерергә мөмкинлек бирде. Карар кабул итү өчен җаваплылык та артты. Безнең нәтиҗәле уртак эшебез Лаеш районына һәм шәһәренә республиканың муниципаль берәмлекләре рейтингында югары урыннар алу мөмкинлеге бирде.

Аннан соң башлык җирле хакимият органнары казанышларын билгеләде, үзенең элекке һәм хәзерге хезмәттәшләрен җылы сүзләр белән телгә алды.

-Депутатлар корпусы - бар нәрсәдә терәк. Безнең бурыч - җирле үзидарәне ныгыту, район җирлекләре мәсьәләләрен хәл итүдә гражданнарның катнашуына ирешү, - дип чыгышын тәмамлады Михаил Афанасьев.

Соңыннан советларның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Муниципаль хезмәткәрләр Анна Царева, Владимир Федулов, Татьяна Косырева, ЗАГС органнары ветераны Лидия Архипова һәм башка күпләр район Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Лаеш артистлары концерты җыелганнар өчен музыкаль бүләк булды. Тантана гаепчеләре үзләре дә күңелле сюрприз әзерләгәннәр. Район мәдәният йорты сәхнәсендә беренче тапкыр "Исполком" ансамбле зур уңыш белән чыгыш ясады.

Район башкарма комитеты бүлекләре хезмәткәрләре үз талантларын күрсәтте. Зал үзешчән артистларны көчле алкышларга күмде.

Яраткан республикабыз турында җыр башкару концерт программасының дулкынландыргыч мизгеле булды. Аны башкарганда ансамбльдә катнашучылар сәхнәгә Россия, Татарстан һәм Лаеш районы флаглары белән чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район самоуправление

2
X