Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Истәлекле очрашу

2016 ел башы татар халкының ике бөек шагыйре - Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең юбилейлары белән истәлекле. Районыбыз һәм республикабыз белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрендә әлеге даталар белән бәйләп төрле чаралар үткәрелде һәм үткәрелә. Алар белән беррәттән үзебезнең атаклы якташларыбыз - әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләре дә читтә калмый. Редакциябезгә алар...

2016 ел башы татар халкының ике бөек шагыйре - Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең юбилейлары белән истәлекле. Районыбыз һәм республикабыз белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрендә әлеге даталар белән бәйләп төрле чаралар үткәрелде һәм үткәрелә. Алар белән беррәттән үзебезнең атаклы якташларыбыз - әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләре дә читтә калмый. Редакциябезгә алар катнашында яки алар иҗатына багышланган төрле әдәби һәм мәдәни чаралар турында хәбәрләр килә тора. Сезне шундый хәбәрләрнең берсе белән таныштырабыз.

"Пәрәү урта мәктәбе укучылары якташ шагыйрәбез Илсөяр Иксанова белән "Шушы яктан шушы туфрактан ул!" дигән темага очрашу кичәсе уздырдылар. Кичәгә кунак булып шагыйрә үзе генә түгел, районыбыз мәктәпләреннән татар теле укытучылары һәм китапханәчеләре дә килде. Укучылар И.Иксанованың тормышы һәм иҗаты турында бик күп мәгълүматлар алдылар.

Аның шигырьләренең төп темасы кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар белән бәйле. И.Иксанова үзенең шигырьләре белән һәркемне яшьлеккә кайтара, мәхәббәтнең чын әрнүе белән сыкрый.

Туган авыл, туган як темасы - язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Илсөяр Иксанованың шигырьләрендә дә туган як, якты образ булып, иҗатының буеннан-буена сызылып бара. Аның туган ягына багышлап язылган шигырьләрне 5 сыйныф укучылары Гарипова Айзилә, Гайфетдинов Илсаф, Гумерова Аделина бик матур итеп сөйләделәр.

Илсөяр ханымның һәрбер шигыреннән ниндидер серле-сихри изгелек рухы бөркелеп тора. Ә аның шигырьләренә язылган җырлар кемнәрнең генә бәгырьләрен өзгәләмәделәр икән. Шуңа күрә дә күп кенә композиторлар, аның иҗатына мөрәҗәгать итеп, шигырьләрен көйгә салалар. "Калдырма" дигән шигыренә язылган җырны Имәнкискә урта мәктәбенең татар теле укытучысы Җиһаншина Гүзәл башкаруында тыңлау кичәнең барышына ямь өстәде.

Илсөяр Иксанованың шигырьләрен 10 сыйныф укучылары Галиева Румия, Әхтәмов Данияр, Хамматов Марат, 9 сыйныфтан Шәйдуллина Гөлназ, 8 сыйныфтан Хәмидуллина Илүзә, 6 сыйныф укучылары Зәйнуллина Алинә, Алиева Гөлинә һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп сөйләделәр. Кичәдә автор сүзләренә язылган җырлар тыңланды. 10 һәм 11 сыйныф укучылары башкаруында халкыбызның "Кондырак болыннары" уены, 8 сыйныф укучысы Бәдретдинова Гөлүсә башкаруында "Башкорт халык биюе", 10-11 сыйныфларның "Татар яшьләре биюе" бар тамашачыны да таң калдырды.

Очрашуның иң истәлекле мизгеле - авторның зал белән аралашуы, шигырьләрен сөйләве булды. Менә 5 ел инде ул бик җаваплы эштә: республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчелеге белән берлектә татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр "Түгәрәк уен" журналының баш редакторы. Бу журналны Татарстанда гына түгел, илебезнең татарлар яшәгән бик күп төбәкләрендә дә укыйлар, файдаланалар һәм "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивале халкыбызның төрле этник төркемнәрен берләштереп тора.

Бу кичә һәрберебез күңелендә озак еллар якты хәтирәләр булып сакланыр. Илсөяр ханымның иҗат чишмәсе саекмасын, безне, яраткан укучыларын үзенең матур шигырьләре, хикәяләре белән сөендереп торсын".

Ригина Гомәрова, 11 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Творчество