Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Кама диңгезе – Казан Сабантуеның бер бизәге

Лаеш утары бәйрәм кунакларын магнит кебек үзенә тартып торды. Ак челтәр капка артында бәйрәмгә килүчеләрне эссе көндә үзенә чакырып фонтаннар эшли. Кама диңгезе Лаеш районы рус авылы территориясенең өчтән бер өлешен диярлек үз эченә алды. Су өслегендә акчарлаклар оча, ә яр буена чүкеп ясалган мәһабәт көймә туктаган. Ул кунакларның яраткан...

Лаеш утары бәйрәм кунакларын магнит кебек үзенә тартып торды. Ак челтәр капка артында бәйрәмгә килүчеләрне эссе көндә үзенә чакырып фонтаннар эшли. Кама диңгезе Лаеш районы рус авылы территориясенең өчтән бер өлешен диярлек үз эченә алды. Су өслегендә акчарлаклар оча, ә яр буена чүкеп ясалган мәһабәт көймә туктаган. Ул кунакларның яраткан фотосессиясе урыны булды.

Утарда күп кенә кызыклы сюрпризлар бар иде, аларны күрергә экскурсия маршруты күрсәткечләре эленгән сырлап эшләнгән багана чакырып тора. Яшьләрне Лаеш гимназистларының "Ламунрай" ВИАсы башкаруында заманча ритмнар җәлеп итте. Үзәктә күпсанлы фонтаннарның кояшта ялтыраучы чәчрәгән тамчылары аркылы зөбәрҗәт диңгез өслеге күренә. Ачык капка янында борынгы көнкүреш кирәк-яраклары куелган музей-ызба урнашкан. Экспозицияләрнең берсе безнең данлыклы якташыбыз Гавриил Державинга багышланган. Читтәрәк зәңгәр баскыч пристаньнан очу полосасына төшәргә чакыра, анда чын аэроплан белән янәшә бура уены уйнау өчен кыр ясалган.

Капма-каршы якта төрле чәчәкләр белән бизәлгән сәхнә-ярымутрау урнашкан, аннан күңелле халык җырлары ишетелә. Рус мунчасына һәм күпсанлы үрелгән кәрҗиннәр, бизәнү әйберләре һәм сувенирлар булган сәүдә рәтләренә чакыралар.

Бәйрәмгә килүчеләр борынгы патефоннар һәм ялтыравык самавырларны сокланып карый-карый авыл буйлап йөрделәр. Тиз арада фотосурәт ясау һәм ипи квасы сату урыннарында да кеше күп иде.

-Сезнең музейда искиткеч антиквар экспонатлар тәкъдим ителгән. Без монда бар гаиләбез белән бу гадәти булмаган утарны карап йөрибез. Оригиналь уйланылган: ачык төстәге агач күперчек пристаньның көдрә болыт рәсемнәре ясалган зәңгәрсу идәне белән тоташа. Әйтерсең, күктә йөрисең! - дип гаҗәпләнә Гөлчәчәк Мөхәммәтҗанова эскәмиядә балаларын һәм оныкларын көтеп утырганда.

Кыска вакытлы яңгыр бәйрәмгә килгәннәрне куркытмады. Ике ызбаның ачык балконында яңгыр туктаганны көтеп торганнан соң кешеләр яңадан зур агач шәһәр уртасындагы искиткеч оазисны карарга ашыктылар. Утарның бер түрбакчасы янындагы кечкенә фонтан да аерым популярлык казанды. Балалар кыю төстә су агымына учларын куйдылар һәм шатланышып бер-берсенә су сибештеләр.

Казан кунаклары һәм Мамадыш, Арча, Теләче, Кукмара, Алексеевск һәм республиканың башка районнарыннан килгән милли киемнәрдәге бәйрәмдә катнашучылар янәшәдән узганда лаешлыларның су киңлекләре белән хозурланудан баш тартмадылар.

-Беренче чиратта безне фонтанның биек баганасы җәлеп итте. Монда шулкадәр су һәм кызыклы нәрсәләр күп! - култыксага таянып Илһам Зәйнетдинов һәм Венера Садыйкова үз тәэсирләре белән бүлешәләр.

Лаеш авылына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та керде. Аны фольклор коллективлары арасында республиканың югары дәрәҗәдәге дин әһелләре белән район башлыгы Михаил Афанасьев каршылады.

Борынгы предметлар белән хозурланганнан соң дәрәҗәле кунаклар импровизацияләнгән "Лаеш авиалинияләре" аэропортына үттеләр. Ап-ак лайнерны караганнан соң Президент рус халык күңел ачуында катнашты. Ул район башлыгы кебек үк, бура фигурасын беренче омтылыштан ук җимерде. Гадәттәгечә Кама диңгезенә тиен акча ташлагач Рөстәм Нургалиевич чүкеп ясалган җилкәнле көймәне карады һәм фонтоннар белән хозурланды.

Бәйрәм Каипы, Никольский, Рождествено, Лаеш һәм районның башка җирлекләренең бию һәм вокаль коллективлары, солистлары чыгышы белән үрелеп барды, диңгез белән әйләндереп алынган сәхнә тирәсенә күпсанлы тамашачыларны җыйды. Лаеш утарының һавасында да шатлык һәм күңеллелек хөкем сөрә иде кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Казань Сабантуй