Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Каравон дусларын җыя

Рус фольклоры фестивале Никольский авылында 29 майда 11 сәгатьтә башлана. 30 ел элек яңадан кайтарылган бәйрәм республикада һәм аннан читтә зур популярлык казанды. Бу еллар эчендә аның статусы үсте, район масштабындагы чарадан халыкара дәрәҗә алды. Каравон - Лаеш районының мәдәни бренды. Быел фестивальгә күпсанлы иҗат коллективлары киләчәк. Каравонның сәхнә мәйданчыкларында...

Рус фольклоры фестивале Никольский авылында 29 майда 11 сәгатьтә башлана. 30 ел элек яңадан кайтарылган бәйрәм республикада һәм аннан читтә зур популярлык казанды. Бу еллар эчендә аның статусы үсте, район масштабындагы чарадан халыкара дәрәҗә алды. Каравон - Лаеш районының мәдәни бренды.

Быел фестивальгә күпсанлы иҗат коллективлары киләчәк. Каравонның сәхнә мәйданчыкларында Казаннан "Суконная слобода" һәм "Красная горка" халык җыры ансамбльләре, Ютазы районыннан "Истоки" ветераннар хоры, Бөгелмәдән "Зарев" казак ансамбле һәм башкалар чыгыш ясаячак. Россия төбәкләреннән килгән артистлар да үзләренең сәләтен күрсәтәчәк. "Осталар шәһәре" эшләячәк, кунакларны күпсанлы ярминкәләр һәм күңел ачулар көтә. Төрледән-төрле программада сюрпризлар, кызыклы очрашулар аз түгел. Фольклор фестивале кунакларын йөртү буенча махсус автобус маршрутлары оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Каравон