Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Картиналарны күргәзмәдә үк сатып алдылар

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда үзенчәлекле рәссам Юрий Депутатов үз эшләрен тәкъдим итте. Лаеш районының Мансурово авылында туган пумала остасы шәһәр пейзажлары һәм әйләнә-тирә табигать күренешләре, натюрмортлар һәм миниатюралар яза. Ветераннар һәм мәктәп укучылары күргәзмәдә рәссам иҗаты белән кызыксынып таныштылар. Балалар сораулар яудырдылар. Өлкәннәр дә битараф калмады. -Үткән очрашуда мин...

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда үзенчәлекле рәссам Юрий Депутатов үз эшләрен тәкъдим итте. Лаеш районының Мансурово авылында туган пумала остасы шәһәр пейзажлары һәм әйләнә-тирә табигать күренешләре, натюрмортлар һәм миниатюралар яза.

Ветераннар һәм мәктәп укучылары күргәзмәдә рәссам иҗаты белән кызыксынып таныштылар. Балалар сораулар яудырдылар. Өлкәннәр дә битараф калмады.

-Үткән очрашуда мин берничә эш алдым,-дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Валентина Тухтина.-Аларга карыйм да, күңелем күтәрелә. Ул рәссам гына түгел, - ул безнең якташыбыз һәм ул туган ягыбыз матурлыгын яза. Лаеш пейзажларын тагын аласым килә.

Юрий Михайлович балачактан рәсем ясый башлый. Өченче сыйныфта укыганда ул сыйныфташы - адашы Юра Сарповның әтисе ясаган картиналарын күрә һәм сынлы сәнгать белән "авырый": әкренләп иҗат итә һәм тәҗрибә туплый башлый. Соңрак заводта эшләгәндә мольберт һәм буяуларын читкәрәк куярга мәҗбүр була.

Туксанынчы еллар башында, илебез кайнаганда һәм кискен үзгәрешләр барганда тынгы белмәс Юрий аэрография - автомобильләргә, витриналарга сурәтләр төшерү белән мавыга. Ул елларда сынлы сәнгатьнең бу техникасы яхшы табыш китерә. 1998 елдагы дефолт табышлы кәсепне юк итә. 2000 нче еллар башында Юрий Депутатов иҗат белән ныклап шөгыльләнә. Беренче зур эшен эшмәкәр күршесе сатып ала. Әкренләп картиналар Казандагы сәнгать салоннарында һәм галерияләрдә күренә башлый. Халык остасына әверелгән рәссам үз иҗатын икенче тапкыр Лаешта яшәүчеләргә һәм кунакларга тәкъдим итә. Хәзер аның берничә эше Германия, Австралия, АКШ һәм Канадага шәхси тупламаларда урын алган. Лаеш җире шундый талантларга бай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выставка Лаишево музей картины

2
X