Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Кешеләргә шатлык өләшә

Көче ташып торган, иҗади, үзен тулысынча сайлаган һөнәренә багышлаган кеше - боларның барысы Лаешның сәламәтлекләре чикләнгән балалар интернат мәктәбе сәнгать җитәкчесе Галина Григорьева турында, бу һич тә арттыру түгел. Ул Нурлатта туган һәм үскән. Үзен белгәннән бирле җырлый. Башлангыч сыйныфларда укыганда педагоглар талантлы кызга игътибар итәләр, хорга чакыралар. Кечкенә башлап...

Көче ташып торган, иҗади, үзен тулысынча сайлаган һөнәренә багышлаган кеше - боларның барысы Лаешның сәламәтлекләре чикләнгән балалар интернат мәктәбе сәнгать җитәкчесе Галина Григорьева турында, бу һич тә арттыру түгел.

Ул Нурлатта туган һәм үскән. Үзен белгәннән бирле җырлый. Башлангыч сыйныфларда укыганда педагоглар талантлы кызга игътибар итәләр, хорга чакыралар. Кечкенә башлап җырлаучы искиткеч була, ә аның яңгыравыклы тавышы тамашачыларга уңай тәэсир итә. Чыгышлар, гастрольләр, сәхнәнең үзенчәлекле дөньясы Галинаны шул кадәр җәлеп итә ки, ул моның язмышы булуын тоя: кешеләргә шатлык бүләк итү. Үзе югары белем ала алмаган әнисе кызларын укыту турында хыяллана. Шуңа күрә ул кече кызын хуплый. Мәктәп тәмамлагач кыз Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга керә. Практиканы Лаешта, район мәдәният йортында үтә. Эшкә билгеләү вакыты җиткәч, аңа Лаештан персональ гариза килә: монда талантларның кадерен беләләр. Шулай итеп 1981 елда Галина Григорьева безнең шәһәргә килә, әле ул чакта шәһәр тибындагы поселок була. Аңа шатлык китергән эш көннәре башлана. Ул үзен бу мәшәкатьле тормыштан башка күз алдына да китерә алмый: репетицияләр, концертлар, фестивальләр, агитбригада белән район авылларына барулар һәм тагын репетицияләр, концертлар... Хезмәт коллективларына иҗат отчетлары чыгышлары әзерләүдә булыша, репертуар сайлый, мизансценалар эшли. Һәр чыгу төгәл эшләнә.

1986 елда Галина Викторовна Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына сәнгать җитәкчесе булып күчә. Монда Мөнир Насыйбуллин белән бергә зур эш җәелдерәләр. Галина Викторовна студентларга ачкыч, кирәкле сүзләр таба һәм инандыра ала. Күп тә үтми һәр группада вокаль ансамбльләр һәм дуэтлар барлыкка килә, кашыкчылар төркеме булдырыла. Иҗат кичәләре һәм концертлар, студентларның педагоглар белән бергә чыгыш ясаулары гадәти күренешкә әйләнә. Хәтта директор Николай Коровин да аңа каршы килә алмый: Укытучылар көненә багышланган концертларда бер генә чыгыш ясамый. Сәнгать җитәкчесе инициативасы белән техникум тәмамлаучыларның "20 ел үткәч" дип исемләнгән очрашулары гадәткә керә. Техникумның үзешчән артистлары район, республика, зона фестивальләрендә катнашалар. Призлы урыннар алалар. Галина Григорьева 26 ел гомерен техникумга һәм аның студентларына багышлый. Аларның күбесе әле дә аның репетицияләрдә таләпчән булуын һәм һәр уңышка сөенүен сагынып искә ала. Яраткан, үз иткән сәнгать җитәкчесенең Лаеш интернат мәктәбенә китү хәбәрен ишеткәч күңелсезләнәләр. Ә анда аңа зур өметләр баглыйлар һәм ялгышмыйлар да.

Фото Галина Григорьеваның шәхси архивыннан

Ахыры киләсе санда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район