Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Классик музыканың Пасха кичәсе

Классик һәм дини музыка яратучылар яңадан Лаешның балалар сәнгать мәктәбе стеналарында очраштылар. Пасха кичәсен, төгәлрәге, лекция-концертын София соборы вәкилләре, балалар сәнгать мәктәбе, шулай ук Казаннан Мансур Мозаффаров исемендәге музыка мәктәбе педагоглары һәм укучылары оештырды. Елена Калиткина һәм Дарья Массарованың фортепиано дуэты югары эмоциональ кәеф, искиткеч башкару техникасы күрсәттеләр. Концертның беренче...

Классик һәм дини музыка яратучылар яңадан Лаешның балалар сәнгать мәктәбе стеналарында очраштылар. Пасха кичәсен, төгәлрәге, лекция-концертын София соборы вәкилләре, балалар сәнгать мәктәбе, шулай ук Казаннан Мансур Мозаффаров исемендәге музыка мәктәбе педагоглары һәм укучылары оештырды.

Елена Калиткина һәм Дарья Массарованың фортепиано дуэты югары эмоциональ кәеф, искиткеч башкару техникасы күрсәттеләр. Концертның беренче өлешендә алар "беренче партия"не алып бардылар һәм тамашачыларга чын ләззәт бүләк иттеләр. Корелли һәм Брамс, Григ, Мендельсон һәм Сен-Санс пьесалары Ренессанс чоры картиналары слайдлары, композиторлар биографиясе белән таныштырулар белән үрелеп барды. Пасха музыкасы кичәсендә джаз композицияләре башкарылу тыңлаучылар өчен сюрприз булды. Укытучылар, шулай ук Варвара Калиткина, Екатерина Потапова башкаруында регтайм синкоплары һәм ритм күңелле бәйрәм кәефе тудырды. Татьяна Пекменова "В груди горит огонь желанья" романсы һәм "Жаворонок" җыры белән залны әсир итте. Тамашачылар үзләренең яраткан артистларын чәчәкләргә күмделәр.

Яшь артистлар - "Камерата" башкаручылар конкурсы лауреатлары Ольга Луценко һәм Валентина Подгородова (флейта һәм фортепиано), Сергей Ерамасов, шулай ук София соборының якшәмбе мәктәбе каршындагы "Радоница" иҗат коллективында катнашучылар илһамланып чыгыш ясадылар. Пасханы данлап, балалар тамашачыларга буялган йомыркалар таратты. Концерт пасха җыры һәм гадәттәгечә анда катнашучыларның фотосурәткә төшүе белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район концерт

2
X