Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш балалар йорты тәрбияләнүчесе җиңүе

2015 елның 14 сентябреннән 4 декабренә кадәр Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге Пенсия фондының 25 еллыгына багышланган "Я выбираю детство" республика балалар конкурсы үткәрде. 14 тән 17 гә кадәр яшь категориясендә "вокал" номинациясендә дулкынландыргыч "Лебеди" җыры белән Лаеш балалар йорты тәрбияләнүчесе Арианна Литовченко (фотода) өченче урын алды. Бу...

2015 елның 14 сентябреннән 4 декабренә кадәр Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге Пенсия фондының 25 еллыгына багышланган "Я выбираю детство" республика балалар конкурсы үткәрде.

14 тән 17 гә кадәр яшь категориясендә "вокал" номинациясендә дулкынландыргыч "Лебеди" җыры белән Лаеш балалар йорты тәрбияләнүчесе Арианна Литовченко (фотода) өченче урын алды. Бу яшь артистканың беренче җиңүе генә түгел. Ул бик актив һәм максатчан. Вокал белән шөгыльләнүдән тыш ул самбо һәм дзюдо белән дә мавыга. Кыз - күп кенә җыр конкурслары һәм спорт ярышлары җиңүчесе һәм катнашучысы. 2015 елда гына да Арианна "Хрустальные звёздочки" бөтенроссия фестиваль конкурсында, "Звёздный час" округ фестивалендә, Идел буе федераль округының "Звёзды детства" балалар иҗат конкурсында, "Созвездие" бөтенроссия балалар иҗаты конкурсында катнашты. Ул максатчан төстә үз хыялына таба бара, мәктәпне тәмамлагач Курск музыка училищесына укырга керергә тели. Арианнаның музыка җитәкчесе - Людмила Сундырева.

Конкурс җиңүчеләрен дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Яшь вокалист тагын бер тапкыр безнең балалар йортының талантларга бай булуын раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево Детский дом