Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш музыкантын Америкага чакырдылар

Лаеш балалар сәнгать мәктәбендә укучы Никита Ермолаев һәм Дарья Сутугина Казанда VII Халыкара "Viva Musik" конкурсында зур уңыш белән чыгыш ясадылар. Ә Никита III дәрәҗә лауреат булганлыктан, 2016 елның җәендә Нью Йоркта булачак гала-концертка чакыру алды. Лаеш сәнгать мәктәбе укучылары думбрада уйнарга өйрәнәләр. Алар хезмәт сөю, максатчанлык, кырыс үзконтроль белән...

Лаеш балалар сәнгать мәктәбендә укучы Никита Ермолаев һәм Дарья Сутугина Казанда VII Халыкара "Viva Musik" конкурсында зур уңыш белән чыгыш ясадылар. Ә Никита III дәрәҗә лауреат булганлыктан, 2016 елның җәендә Нью Йоркта булачак гала-концертка чакыру алды.

Лаеш сәнгать мәктәбе укучылары думбрада уйнарга өйрәнәләр. Алар хезмәт сөю, максатчанлык, кырыс үзконтроль белән аерылып торалар. Аларның педагоглары Татьяна Клюева да шәхси вакыты белән исәпләшми, балалар белән дәресләрдән тыш та шөгыльләнә. Шунлыктан нәтиҗәләр дә югары. Соңгы берничә елда гына да Никита һәм Даша Россиянең төрле шәһәрләрендә күп кенә республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда катнаштылар һәм призлы урыннар алдылар.

"Viva Musik" конкурс-фестивалендә Анастасия Федосеева минем укучыларыма кушылып уйнады. Һәр чыгыш саен балаларның осталыгы арта, - дип билгеләп үтә Татьяна Анатольевна. - Әмма башка конкурсантлар да камилләшә, көндәшлек үсә. Җиңү яулау да шулкадәр катлаулырак, дипломнар һәм грамоталар да кыйммәтрәк.

Никита бишенче ел шөгыльләнә. Хәзер үк инде профессионалларча диярлек уйный. Ә Америкада бар дөньядан иң яхшы яшь музыкантларны җыйган гала-концертта чыгыш ясаганнан соң аның алдында музыканың зур дөньясына киң юл ачылырга мөмкин. Эш аздан гына тора: океан артына бару өчен иганәчеләр табарга кирәк һәм шул чакта Лаеш малае исеме аның кече ватанын данлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево Творчество