Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш районы буйлап “Җиңү музыкасы“ марафоны атлады

"Парк һәм скверларда Җиңү музыкасы" республика акциясе республиканың бар районнарын диярлек колачлады. Атна эчендә музыкаль марафонда катнашучылар - Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе студентлары Яр Чаллы һәм Әлки районында, Алабугада һәм Мамадышта, Арчада һәм Байлар Сабасында, Лаешта һәм Урта Девятовода булдылар. Авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр паркларда һәм скверларда сугыш еллары...

"Парк һәм скверларда Җиңү музыкасы" республика акциясе республиканың бар районнарын диярлек колачлады. Атна эчендә музыкаль марафонда катнашучылар - Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе студентлары Яр Чаллы һәм Әлки районында, Алабугада һәм Мамадышта, Арчада һәм Байлар Сабасында, Лаешта һәм Урта Девятовода булдылар.

Авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр паркларда һәм скверларда сугыш еллары музыкасы белән хозурлана, 40 нчы елларның бию мәйданчыкларында тынлы оркестрларның ничек яңгыравын искә төшерә алдылар. Концертларда профессиональ артистлар да, үзешчәннәр дә катнашты. Гастрольләр музыкантлар энтузиазмы нәтиҗәсендә үтте.

Мария Ватагина үз якташлары өчен матурлык белән очрашу оештырды. Ул район мәдәният йорты сәхнәсендә һәм туган авылында даими кунак. Урта Девятовоның атаклы чишмәсе тирә-ягы яшь талантлар өчен импровизацияләнгән концерт мәйданчыгы булды. Тылсымлы музыка тавышы бәйрәмгә барлык авылдашларын һәм район кунакларын җәлеп итте. Сугыш елларының иң яхшы җырлары һәм әбиләребез белән бабайларыбыз биегән музыка могҗизалы яңгыраш тапты. Ностальгия хисләре тамашачыларны дулкынландырды, күпләр күз яшьләрен яшермәделәр.

-Без кешеләр өчен яшьлекләре белән очрашу оештыруыбызга шатбыз, - диләр Мария Ватагина һәм аның дуслары. - Музыкаль җиңү марафоны бер мизгел кебек үтеп китте. Безнең чыгышларны кешеләр озакка истә калдырыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район марафон