Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш районында яшәүчеләр төзекләндерү кагыйдәләрен ничек саклыйлар?м

Район авыллары буйлап рейд үткәргән административ-техник инспекция хезмәткәрләре бу сорауга җавап эзләделәр. Алар дүрт авылда булдылар: Пәрәү, Державино, Чирпы һәм Имәнкискәдә. Торак йортлар янындагы территорияләр, авыл урамнары төзекләндерү кагыйдәләре үтәлүгә тикшерелде. -Тулаем кешеләрнең күбесе билгеләнгән нормаларны саклый, - дип сөйли Лаеш районы АТИ баш белгече Ольга Марьина. - Өй янындагы...

Район авыллары буйлап рейд үткәргән административ-техник инспекция хезмәткәрләре бу сорауга җавап эзләделәр.

Алар дүрт авылда булдылар: Пәрәү, Державино, Чирпы һәм Имәнкискәдә. Торак йортлар янындагы территорияләр, авыл урамнары төзекләндерү кагыйдәләре үтәлүгә тикшерелде.

-Тулаем кешеләрнең күбесе билгеләнгән нормаларны саклый, - дип сөйли Лаеш районы АТИ баш белгече Ольга Марьина. - Өй янындагы территорияләрдәге үләннәр чабылган һәм анда артык әйберләр аунап ятмый. Кызганычка каршы, кагыйдә бозучылар да бар.

Бер мисал. Пәрәү урамнарының берсендә төзелеш материаллары бушатылган һәм йорт кошлары өчен оя ясалган.

-Без монда Лаеш районы территориясен төзекләндерү кагыйдәләренең 3 маддәсе 3.4.2 пунктлары бозылуын күрәбез, - дип аңлата Ольга Владимировна. - Йорт хуҗалыгы чигеннән чыгып кирәкмәс әйберләр өяргә, чүп-чар җыярга яки төзелеш материаллары сакларга ярамый.

Державинода яшәүче үз өе янында трактор, тагылма һәм авыл хуҗалыгы техникасы саклый.

-Шушы ук маддә буенча комплектланмаган (төзек булмаган) транспорт чарасы саклау, шулай ук техника кую урыны ясау, авыр йөк транспорт чаралары, махсус техника да керә, тагылма һәм ярымтагылмалар ремонтлау тыела, - диде Ольга Марьина. - Йортлар каршында өеп куелган кирпеч һәм такталар, ком яки вак таш өемнәре еш очрады. Өй янындагы территориядә төзелеш материалларын саклау өчен авыл җирлеге башкарма комитетыннан белешмә алырга кирәк, ә бер ай үткәч аның гамәлдәге срогын озынайтырга була.

Әмма тискәре яклар гына түгел, уңай күренешләр дә шактый. Авылларда яшәүчеләр арасында йорт яны территорияләрен чәчәк түтәлләре белән бизәүчеләр бар.

Лаеш районы административ-техник инспекция вәкилләре сүзләре буенча, кагыйдә бозучыларга беркетмәләр төзеләчәк һәм алар районның административ комиссиясенә җибәреләчәк.м

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район