Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаешның мәктәп укучылары “Тамчы-шоу“да җиңде

Лаеш гимназиясеннән яшь интеллектуаллар командасы "Тамчы-шоу" халыкара фәнни-танып белү телевизион конкурсында катнашты. "ТНВ" каналының педагогик фәннәр докторы профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов патронатындагы телепроекты республика яшьләре арасында популярлык казанган. Составында Алисә Галиуллина, Илфат Гыйльфанов, Ринат Сәфәргалиев булган безнең "Лаеш йолдызлары" командасы телеэфирда "Актүбә йолдызлары" командасы белән очрашты. Егетләр һәм кызлар география, биология,...

Лаеш гимназиясеннән яшь интеллектуаллар командасы "Тамчы-шоу" халыкара фәнни-танып белү телевизион конкурсында катнашты.

"ТНВ" каналының педагогик фәннәр докторы профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов патронатындагы телепроекты республика яшьләре арасында популярлык казанган. Составында Алисә Галиуллина, Илфат Гыйльфанов, Ринат Сәфәргалиев булган безнең "Лаеш йолдызлары" командасы телеэфирда "Актүбә йолдызлары" командасы белән очрашты. Егетләр һәм кызлар география, биология, тарих буенча белем сынаштылар, чөнки уен темасы "Дөнья елгалары" иде. Безнең команда әзерлеклерәк булып чыкты һәм турнирда 30:26 исәбе белән җиңде. Монда Лаеш гимназиясе педагогларының да хезмәте аз түгел, алар яшь талантларны уңай кәеф һәм бар фәннәрдән яхшы багаж белән тәэмин итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево Гимназия № 1

2
X