Лаеш урманчылары мөһим заказ үтәделәр
Быел "Лаешлес" ДБУ һәм "Лаеш урманчылыгы" ГКУ Казанның тарихи үзәгендә агач осталары мәдәни мирас объектларының берсен торгызуга үзенчәлекле заказ алды.
ТР урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгына ярашлы төстә осталар Казанның Тихомиров урамы, 31 объектында эшләде. Бу агач йорт 1871 елда төзелгән, анда 1936 елдан, соңрак изгеләр рәтенә кертелгән, Чистай епискобы Иоасаф Удалов яшәгән. Ул 1937 елда репрессияләнә һәм атып үтерелә.
"Лаеш урманчылыгы" ГКУ җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков газетабызга хәбәр иткәнчә, заказны үтәүгә июль аенда тотынганнар, хәзер ул әзер диярлек. 19 гасыр бинасы уңайлырак урынга саклык белән күчерелгән. Моның өчен корылманы нигезенә кадәр сүтәргә һәм шул ук урамда яңа урында элекке рәвешендә җыярга туры килгән. Бүген өй түбә астында. Якын көннәрдә монда реставрация эшләре башланачак. Реставрация эшләре тәмамлангач бинаны Казан епархиясенә тапшырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев