Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Май чабу бәйрәмендә

Православие дине тотучыларның уразага керү алдыннан була торган май чабу атнасын район халкы җыр , бию һәм такмаклар белән каршылады. Видеосюжетларны "КН"-"КЯ" сайтының "Видео" бүлегендә карагыз Төрле конфессия вәкилләре яшәгән районда күңел ачуларга татарлар һәм руслар, православиелеләр һәм мөселманнарның зурысыннан кечесенә кадәр җыелуы бик тә күңелле. Бергә әйлән-бәйләндә катнаштылар, атларда...

Православие дине тотучыларның уразага керү алдыннан була торган май чабу атнасын район халкы җыр , бию һәм такмаклар белән каршылады.

Видеосюжетларны "КН"-"КЯ" сайтының "Видео" бүлегендә карагыз

Төрле конфессия вәкилләре яшәгән районда күңел ачуларга татарлар һәм руслар, православиелеләр һәм мөселманнарның зурысыннан кечесенә кадәр җыелуы бик тә күңелле. Бергә әйлән-бәйләндә катнаштылар, атларда йөрделәр, кышны озатып матур язны каршыладылар.

Мавыктыргыч сюжет, матур костюмнар, яшь артистларның җиренә җиткереп уйнаулары һәм искиткеч музыкаль бизәлеш Казанның профессиональ бию коллективы чыгышы - бәйрәмнең мондый программасы өлкәннәрнең дә, балаларның да күңелләренә хуш килде. Явыз сихерче Морена белән көрәштә Ярилога Лаеш балалары ярдәмгә килде. Сәхнәдә барган тамашага кунаклар да кушылды. Гадәт буенча кыш белән хушлашканда карачкы да яндырылды.

Яңа базада булган программа да кызыклы булды. Лаешның бу микрорайоны балалары өчен озак еллар дәвамында беренче мәртәбә күңел ачу оештырылды. Аны үткәрү инициативасы территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Рәзифә Вәлиеваныкы, ә аңа район мәдәният йорты, балалар шәфкатьлелек ордены, китапханә, мәктәптән тыш эшләр үзәге ярдәм итте. Людмила Кошенкова обереглар ясау буенча осталык сәгате үткәрде, Марина Шастина алып баручы ролендә булды, Зөһрә Лезина, Убырлы Карчык образында иде.

Петрушкалар, кырык тартмачылар, яз гүзәлкәй, матур сарафаннар кигән кызлар, төрле төстәге шарлар, коймаклар һәм тәм-томнар белән күңелле уеннар - кышны озаткан Лаеш балалары хәтерендә бәйрәм шундый булып сакланыр.

Ярило Моренаның салкын йөрәген эретте.

Күмәчләре яңа мичтән чыккан, бу бөркелә.

Май чабуда рәхәтләнеп күңел ачтык.

Ай, коймаклары да коймаклары!

Көч сынашабыз, яхшы кәеф белән уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево Масленица