Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Мин - автор

Район мәдәният йорты иҗат берләшмәләре һәм Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены оештырган "Я - автор" беренче район әдәби-җыр фестивале "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге патронатында үтте. Яңа инициатива фестивальнең күпсанлы катнашучылары йөрәгендә яклау тапты. Лаешлылар 60 тан артык авторны ачык йөз белән каршы алдылар, алар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә...

Район мәдәният йорты иҗат берләшмәләре һәм Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены оештырган "Я - автор" беренче район әдәби-җыр фестивале "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге патронатында үтте.

Яңа инициатива фестивальнең күпсанлы катнашучылары йөрәгендә яклау тапты. Лаешлылар 60 тан артык авторны ачык йөз белән каршы алдылар, алар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә аз түгел. Залда сукырлар да, бөтен районнан коляскалы инвалидлар да бар иде. Җырлар һәм шигырьләр авторлары Татар Сараланыннан, Атабай, Олы Кабан, Кече Елга, Державино, Сокуры һәм башка авыллардан килгәннәр. Шигъри форумны хезмәт ветераны Вера Баннова ачты. Шәфкатьлелек шәмен кабызу хокукы Светлана Левандовская-Фомина исемендәге әдәби премия лауреаты, район мәдәният йорты иҗат коллективы җитәкчесе Надежда Кривоносовага бирелде.

Беренче булып "ЮМИР" коллективы балалары чыгыш ясады. "ЮМИР" "Юность, мир и радость" дигәнне аңлата. Балалар төркеме лидеры - "Йолдызлык" телевизион фестивале лауреаты Дарина Туркова. Зал яшь шагыйрьләр - Иван Беспалов, Регина Мәхмүтова, Салават Хәйретдинов, Влад Платонов шигырьләрен тып-тын калып тыңлады. Шигырьләр Лаеш шәһәренә багышланган.

Фестивальдә катнашучыларны "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Роза Мышева җылы котлады.

-Сәләт һәркемдә бар. Ә сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләрдә ул икеләтә үсеш алган, - дип билгеләде Роза Васильевна. - Үзегезне һәм башкаларны шатландырыгыз. Без бердәм булганда - без җиңелмәс.

"Я - автор" фестивале гран-приен Атабайдан хезмәт ветераны, озак еллар авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Фәридә Билалова алды. Аның якташы Кәбир Нигъмәтҗанов көенә язылган туган авылы Атабай турындагы җыры барысын да хәйран калдырды. "Бердәм Россия" партиясеннән истәлекле бүләк - акустик системаны фестиваль лауреатына Роза Мышева тапшырды. Светлана Левандовская-Фомина исемендәге премияне Ватан турында шигырьләр циклы өчен Резедә Сибатова алды. Шигъри форум дәвам итте. Кече Елгадан Венера Хәсәнова, Казаннан Альбина Елизарова, Лаештан Валерия Нохратская һәм үзе турында горурлык белән "Мин - автор!" дип әйтә алучы башка күпләр башкаруында шигырьләр һәм җырлар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Орден милосердия