Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Сәхнәдә – “текә” кызлар

Үткән атнада районның иң креатив кызлары гадәткә кергән "Крутая девчонка" конкурсында катнаштылар.

Аны оештыручылар - мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм мәдәният бүлеге иҗади сәләтле кызларны ачыклау, аларның сәләтен ачу максаты куйганнар. Конкурста катнашучылар үзләренең кабатланмас образларын тудырдылар, мөлаемлыкларын, матурлыкларын һәм нәфислекләрен күрсәттеләр. Составында бары тик ир-егетләр генә булган жюри алдында торган бурыч җиңелләрдән түгел иде. Артистлык сәләтенә ия һәм сокландыргычлар, белемле һәм талантлылар, туташлар һәм хулиган-кызчыклар - аларның һәркайсы үзенчә яхшы иде.

Беренче ике конкурс - "Тышлыктагы кыз" һәм "Минем тормыш стилем" шунда ук лидерларны ачыклады. Әмма көндәшлек дәвам итте һәм конкурс ахырына кадәр җиңүче тасмасының кемгә эләгәсе билгеле түгел иде. "Әгәр мин патшабикә булсам" конкурсында кызлар үзләренең иң яшерен хыяллары турында сөйләделәр. Зилә Җиһаншина (Имәнкискә) үз балаларына ана мәхәббәте бүләк итәргә планлаштырса, Лаешның 1нче гимназиясеннән Ксения Салова һәм Әдилә Җиһаншина - йортсыз-җирсезләргә, авыруларга һәм балалар йортындагы балаларга булышырга телиләр. Дарья Грабалина (Лаешның 2 нче мәктәбе) демографик хәлне яхшыртырга уйлый, шул ук вакытта ул ана капиталы һәм күп балалы гаиләләргә тиешле җир участогы турында да онытмаган.

Конкурсанткалар иҗади сәләтләрен алдагы этапта ачтылар, ул "Иң сәләтле" дип атала иде. Зилә Җиһаншина көнчыгыш биюен искиткеч оста башкарды. Мария Баринова (ЛТЭТ) мәк чәчәге кебек ачылды, тамашачыларны дәртле чегән биюе белән шаккатырды. Эльмира Хәбриева "урам биюе" стилен сайлаган. Заманча бию башкарган Дарья Грабалина сәхнәгә куәтләү төркеме белән чыкты.

Шул исемдәге конкурста Катерина Тимофеева күңелләргә үтәрлек итеп мәхәббәт аңлатты. Аның чыгышы абыйсына багышланды, ә ул Катеринага гашыйкларны "фильтр аша үткәрә" һәм аның өчен корыч стена булып тора. "Йолдызлар фабрикасы"нда Даша Грабалина кечкенә спектакль күрсәтте.

Кич буе алып баручылар - ЛТЭТ педагогы Евгений Фадеев һәм студентка Ирина Кузьмина сәхнәдә балкыдылар. Алар тамашачыларның күңелен күтәрергә дә, конкурста катнашучыларны сәхнә артында рухландырырга да өлгерделәр. Конкурс этаплары арасындагы буш вакыт үзешчән артистлар чыгышы белән тулыланды. Яшь һәм талантлы Дэн Купер - Динар Купаевның биюе күңелле мизгел булды. Наталья Кузнецова, Алинә Нәгыймуллина һәм Татьяна Акатьева үз җырлары белән шатландырды.

Һәрбер катнашучының уңай һәм тискәре якларын исәпкә алып жюри нәтиҗә ясады. Иң "текә" кыз дип мондый конкурста беренче тапкыр катнашучы унынчы сыйныф укучысы Дарья Грабалина табылды һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Аны Лаешның 2 нче мәктәбе педагог-оештыручысы Ольга Макарова, дус кызлары хуплап тордылар. Җиңүче үзе бию белән шөгыльләнә, җырлый, волейбол һәм баскетбол белән мавыга, яхшы укый. Ул фотокамералар каршында горур кыяфәт белән басып торды, ә аның дуслары сыйныфташлары җиңүгә чын күңелдән шатландылар. Тамашачылар симпатиясе призына исә Мария Баринова лаек булды.

Кызганычка каршы, тамашачылар залы тулы түгел иде. Мөгаен, моның сәбәбе рекламаның аз булуы һәм язгы чорга хас булмаган буранлы көн булгандыр. Әмма бу кичтә район мәдәният йортына килүчеләр канәгать калды. Яшь тамашачыларның берсе әйткәнчә, искиткеч шәп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Лаишево ДК