Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

“Благовест” Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең күңеленә хуш килде

Казанның С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында буш урыннар юк иде. Мәрьям ананың Казан иконасы көнендә монда тулы залда Лаешның София соборы регенты Елена Калиткина җитәкчелегендәге "Благовест" дини музыка ансамбле чыгышы булды.

Программа Мәрьям анага багышланган әсәрләрдән торды. Беренче бүлектә рус православие чиркәве җырлары яңгырады. Икенче бүлеккә дөнья классикасы әсәрләре, борынгы һәм хәзерге дини шигырьләр кертелгән. Концерт рус классиклары һәм хәзерге шагыйрьләр - Гавриил Державин, Сергей Есенин, Марина Цветаева, бөек кенәз Константин Романов һәм башкаларның шигырьләрен уку белән үрелеп барды.

-Узган ел Яшел Үзәндә без Мәрьям анага багышланган проект белән чыгыш ясадык. Безнең җырлау тамашачыларга ошады, алар тагын бер тапкыр очрашырга тәкъдим иттеләр, - дип сөйли Елена Калиткина. - Без тамашачылар сүзенә колак салдык һәм дүртенче ноябрьгә программа әзерләдек. 700 кеше сыйдыра торган залда алма төшәр урын да юк иде. Безне тыңларга Казаннан, Яшел Үзәннән, Балык Бистәсеннән, Лаештан килделәр.

Ансамбльнең киләчәккә планнары зурдан. Хәзерге вакытта ике диск чыгарырга әзерләнәләр, слайдлар күрсәтү өчен экраннан файдалану мөмкинлеге булган концерт залы эзлиләр. Яңа программа Раштуага багышланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казань Благовест аншлаг

2
X