Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Район мәдәният йортында романслар кичәсе

Кичкә таба романслар яратучылар район мәдәният йортына агылдылар. Көн яңгырлы булуга да карамастан, монда чын меломаннар җыелды. Концертны оештыручы Вера Баннова иде, димәк, кичә кызыклы булырга охшаган. Өстәвенә, программада романслар башкаручы яңа исемнәр дә тәкъдим ителгән. "Любовь и разлука" романсын башкарган Татьяна Акатьева беренче ноталардан ук лирик кәеф булдырды. Кабатланмас...

Кичкә таба романслар яратучылар район мәдәният йортына агылдылар. Көн яңгырлы булуга да карамастан, монда чын меломаннар җыелды.

Концертны оештыручы Вера Баннова иде, димәк, кичә кызыклы булырга охшаган. Өстәвенә, программада романслар башкаручы яңа исемнәр дә тәкъдим ителгән.

"Любовь и разлука" романсын башкарган Татьяна Акатьева беренче ноталардан ук лирик кәеф булдырды. Кабатланмас Елена Калиткина адресына "браво" тавышлары концерт дәвамында еш яңгырады. Яз, чәчәкләр һәм мәхәббәт турында җырлаган Алмаз Якуповның тылсымлы тавышы тамашачыларны таң калдырды. Татар композиторлары романсларын башкаручы Зәлия Фәттахова, Зилә Фатыйхова, Фирдания Газизҗанова адресына көчле алкышлар яңгырады. Лаешлылар Елена Карандина һәм Мөнир Насыйбуллин чыгышын яратып каршы алдылар. Юлия Туркова һәм Вера Баннованың артистлар Александр Баляев һәм Светлана Мурзина истәлегенә багышланган номерлары концертның дулкынландыргыч мизгеле булды. "Отрада" төркеме, Елена Садовникова башкаруында романслар күңелләргә үтеп керде. Тамашачылар артистларны алкышладылар һәм бик рәхәтләнеп аларга кушылып җырладылар. Кичә үлемсез романс романтикасы белән тулды. Мондый концертлар күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район РДК романсы