Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Шаулады, гөрләде Сабантуй

Үткән шимбәдә Лаешта халкыбыз бәйрәме Сабантуй булды. Район халкы һәм бәйрәмне оештыручылар чираттагы мәртәбә кунакчыллыкларын, милли гореф-гадәтләргә тугры булуларын күрсәттеләр. Үткән еллардагыча район Сабантуена Казаннан һәм республиканың күп кенә районнарыннан күп санлы кунаклар килде. Районыбызның иң матур, халкыбызның үз иткән урыны Ак таулар гарәп илләре лигасы әгъзалары булган илләрнең гадәттән...

Үткән шимбәдә Лаешта халкыбыз бәйрәме Сабантуй булды. Район халкы һәм бәйрәмне оештыручылар чираттагы мәртәбә кунакчыллыкларын, милли гореф-гадәтләргә тугры булуларын күрсәттеләр.

Үткән еллардагыча район Сабантуена Казаннан һәм республиканың күп кенә районнарыннан күп санлы кунаклар килде. Районыбызның иң матур, халкыбызның үз иткән урыны Ак таулар гарәп илләре лигасы әгъзалары булган илләрнең гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчеләрен, Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VI Халыкара икътисади саммиты - "KazanSammit"та катнашучыларны кабул итте. Олы кунаклардан бәйрәмдә Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Гадәт буенча Сабантуй бик тә матур һәм тантаналы композициядән башланды. Яшел аланда сөлгеләр, шәлләр, ак чәчәкләр белән бизәлгән дугалар тоткан хореографик ансамбльләр. Алар артыннан гармунчылар, хор коллективлары чыга. Театральләштерелгән тамашаның музыкаль бизәлешенда татар, рус, шулай ук көнчыгыш көйләре яңгырый.

Сәйдәш маршы астында 2014 елгы чәчү батыры - "Йолдыз" җәмгыятеннән Айрат Миңнуллин Сабантуй флагын күтәрде. Аннан соң район башлыгы Михаил Афанасьев килүчеләргә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре уңышын билгеләп үтте, механизаторларга, җитәкчеләргә җиңел булмаган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Сабантуйның мактаулы кунагы Минтимер Шәймиев халкыбызга тыныч, имин тормыш һәм Лаеш басуларында уңышның мул булуын теләде.

Басу хезмәтчәннәрен хөрмәтләү бәйрәмнең иң дулкынландыргыч вакыты булды. Айрат Миңнуллин ("Йолдыз" ЧҖҖ), Рөстәм Баталов ("Семиречье" агрофирмасы), Искәндәр Мөхәммәдияров ("Атабай" агрофирмасы), Илсур Галиевка ("Хәерби" ЧҖҖ) "2014 елгы чәчү батыры" исеме бирелде. Сабантуй игеннәр тишелеп чыгу сыйфаты һәм басу культурасы буенча яхшы хужалыкларны хөрмәтли. "Хәерби" (беренче урын), "Семиречье" (икенче) "Йолдыз" һәм "Атабай" (өченче) хуҗалыклары җитәкчеләре дипломнар һәм акчалата бүләккә лаек булды. Крестьян хуҗалыклары арасында "Нур" фермер хуҗалыгы башлыгы хөрмәтләнде. Узган кышлату йомгаклары буенча терлекчеләр дә бүләкләнде. Игенчелек эшенә аяк баскан яшь хезмәтчәннәр дә, 40 еллап авыл хуҗалыгында эшләгәннәр дә икътибарга сөенде. Һәркайсына кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Мәдәният елы дип игълан ителгән 2014 елда авыл хезмәтчәннәре бәйрәменә зур игътибар бирелә. Районда иң яхшы булган Ташкирмән авыл клубы директоры Валентина Казанбаевага "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлегеннән теннис корты алу өчен сертификат тапшырылды.

Ә ул арада иң кыюлар, җитезләр, чыдамнар өчен призлар уйнатылды. Мәйдан уртасында көрәшчеләр бил алыша. Тугыз үлчәү авырлыгында 70 тән артык катнашучы, шул исәптән 18 яшькәчә биш кыз, сабантуйның баш батыры исеме алу өчен көч сынашты. Кояш кыздыруга да карамастан, татар көрәшен яратучылар хәлиткеч очрашу беткәнче мәйданнан китмәделәр. Ниһаять, Лаеш техникумы студенты Наил Зәйнуллин соңгы секундларда көндәшен екты һәм төп призны - тәкә һәм кер юу машинасы алды. Ат чабышында Айдар Шәвәлиев беренче килде. Динар Хафизов колгага менүдә үз осталыгын күрсәтте. Аңа бүләк - эссе кояш астында читлектә булган әтәч. Авыш колга бик шома булды, тәкә янына баручыларны төшерде дә төшерде. Уңыш иң үҗәт кешегә дүртенче омтылышта гына елмайды.

Бәйрәмне оештыручылар ярышлар, уеннар исемлеген елдан ел тулыландыралар, призлар санын арттыралар.

Ислам дәүләтләре вәкилләре Сабантуйда күп яңалык ачтылар. Алар "Осталар авылы" күргәзмәсе буенча экскурсия ясадылар, импровизацияләнгән крестьян ишегалдында булдылар, "умартачы өендә" балдан һәм "сөт сатучы" өендә сөттән авыз иттеләр. Кече мәйданда аларга чүлмәк вату, капчыклар киеп йөгерү, ук ату мөмкинлеге булды.

Сабан туе балаларны аеруча сөендерде. Алар өчен аттракционнар эшләде, тыңлаучан понилар һәм зур "чүл кораблары" ару-талуны белми хезмәт күрсәтте. Теләүчеләр шашлыктан авыз итте, самавыр янында тәм-томнар белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев