Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Шуранның рухи калканы

Кама елгасының текә ярына урнашкан кечкенә бу авылда хәйрияче Юрий Леонов акчаларына эшләнгән кач урнаштырылды. Юрий Борисович Лаеш районына 1986 елда килә. Ул бу урынга гашыйк була һәм үз гомерен авыл белән бәйли. Юрий Леонов - уңышлы эшмәкәр, гаилә фермасына җитәкчелек итә. Ул үз акчаларын Шуранны рухи тергезүгә тота. -Барысы...

Кама елгасының текә ярына урнашкан кечкенә бу авылда хәйрияче Юрий Леонов акчаларына эшләнгән кач урнаштырылды.

Юрий Борисович Лаеш районына 1986 елда килә. Ул бу урынга гашыйк була һәм үз гомерен авыл белән бәйли. Юрий Леонов - уңышлы эшмәкәр, гаилә фермасына җитәкчелек итә. Ул үз акчаларын Шуранны рухи тергезүгә тота.

-Барысы да бар кебек, ә җанга нидер җитми, - дип сөйли меценат. - Һәм бервакыт, моңа өлгердем. Башта Богоявления Господня гыйбадәтханәсен төзедек, ә хәзер Чистай осталары ясаган качны күтәрәбез.

Аны урнаштыру өчен авылга керү урынын сайлаганнар. Йөк машинасы изге әйберне алдан әзерләнгән мәйданчыкка алып килде.

-Аллага тапшырдык! - дип кычкырдылар эшчеләр һәм кран әкренләп зур агач качны күтәрә башлады - җилле көнне аеруча сак булу кирәк.

Эшләр барышына Юрий Леонов үзе җитәкчелек итте, авылдашлары аңа ярдәм итте. Бу гамәл барышын Шуранда һәм күрше авылларда яшәүчеләр, Кече Елга авыл җирлеге башлыгы Лилия Кыямова һәм башкалар күзәтте. Җил исүгә карамастан алтын куллы осталар изге качны урнаштырдылар. Лаеш районы дин әһеле Федор атакай аны изгеләндерде.

-Алла кушып бу безнең авылның яңа тормышы башлангычы булсын, - дип үз фикерләре белән уртаклаштылар мәхәллә кешеләре. - Бу кач Шуранның рухи калканы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район