Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Талантның алтын чәчелмәләре

Оркыя Солнңева күптән түгел үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тәҗрибәле педагогны Лаешта ул озак еллар уңышлы хезмәт куйган "Березка" балалар бакчасының йөзләрчә тәрбияләнүчеләре ярата һәм хәтерли. Лаеклы ялда Оркыя Нәҗиповна үз тормышын иҗатка багышлый. Актив тормыш позициясендә торучы кеше буларак, Оркыя Солнцева кешеләргә кирәкле һәм файдалы булырга тырыша. Ул...

Оркыя Солнңева күптән түгел үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тәҗрибәле педагогны Лаешта ул озак еллар уңышлы хезмәт куйган "Березка" балалар бакчасының йөзләрчә тәрбияләнүчеләре ярата һәм хәтерли. Лаеклы ялда Оркыя Нәҗиповна үз тормышын иҗатка багышлый.

Актив тормыш позициясендә торучы кеше буларак, Оркыя Солнцева кешеләргә кирәкле һәм файдалы булырга тырыша. Ул бу тормыш позициясенә бала чагыннан тугры кала. Сугыш чоры баласы буларак, сугыш чорының һәм сугыштан соңгы җимереклекләрнең бар авырлыгын татый. Аңа күп нәрсә кичерергә туры килә, шуңа күрә ул иң яхшы кешелек сыйфатларын - игелек, шәфкатьлелек, башкалар өчен борчылуны югары бәяли. Аны авырулар һәм үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен оештырылган чараларда еш күрергә мөмкин. Оркыя Солнцева район мәдәният йорты һәм А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек орденында эшләп килүче "Диетон" клубы, төрле иҗади берләшмәләр әгъзасы. Ул үзе бик мавыгучан кеше, кул эшләре белән күңел биреп шөгыльләнә. Үз сәнгате белән кешеләрне шатландыру сәләте аңа югарыдан бирелгәндер, мөгаен. Тиккә генә ул Кырлай авылында - бөек Габдулла Тукай ватанында тумагандыр.

Бу язда Оркыя Нәҗип кызы район мәдәният йортында үз эшләренең кызыклы вернисажын тәкъдим итте. Экспонатлар арасында канва белән чигү, бәйләнгән әйберләр һәм кул астындагы материаллардан ясалган эшләнмәләр бар. Юбилее уңаеннан аңа бәйрәм фотосурәтләре белән альбом тапшырдылар. Үзен чын күңелдән яраткан туганнары һәм якыннарына күрсәтер әйбер бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Творчество