Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиевнең “Каравон“ рус фольклоры бәйрәмен үткәрү уңаеннан котлавы

"Хөрмәтле Михаил Павлович! Кадерле дуслар! "Каравон-2016" уникаль Бөтенроссия рус фольклоры фестивале катнашучыларын һәм кунакларын ихлас котлыйм! Ел саен әлеге үзенчәлекле матур халык бәйрәменең күптән республика масштабларын атлап чыгып үзенең күптавышлы тату әйлән-бәйләненә бар Россиядән ата-бабалары мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә битараф булмаган талантлы катнашучылар җыюына шатмын. Безнең барыбызны рухи яктан берләштереп, Каравон...

"Хөрмәтле Михаил Павлович! Кадерле дуслар!

"Каравон-2016" уникаль Бөтенроссия рус фольклоры фестивале катнашучыларын һәм кунакларын ихлас котлыйм!

Ел саен әлеге үзенчәлекле матур халык бәйрәменең күптән республика масштабларын атлап чыгып үзенең күптавышлы тату әйлән-бәйләненә бар Россиядән ата-бабалары мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә битараф булмаган талантлы катнашучылар җыюына шатмын. Безнең барыбызны рухи яктан берләштереп, Каравон йөрәкләребезне гореф-гадәтләргә хөрмәт һәм ярату белән тутыра, буыннар күчемлелегенең мисалы һәм күпмилләтле Россиябезнең үзара аңлашуы символы булып хезмәт итә.

Сезнең барыгызга чын күңелемнән күңеллелек, бәхет һәм иминлек телим. Бәйрәм белән сезне, дуслар!"

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Каравон