Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

“Тимер шәһәрдә тимер ярминкәсе“

Халыкара музейлар көне алдыннан Гавриил Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда шундый исемдәге күргәзмә ачылды. Учреждение хезмәткәрләре Ташкирмән, Нармонка, Никольский, Кече Елга, Пәрәү, Рождествено, Имәнкискә, Урта Девятово, Лаеш һәм районның башка җирлекләре мәктәп укучыларын һәм укытучыларын ачык йөз белән каршы алдылар. Күргәзмәне музей директоры Фәридә Мортазина ачты һәм музей заллары буйлап...

Халыкара музейлар көне алдыннан Гавриил Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда шундый исемдәге күргәзмә ачылды.

Учреждение хезмәткәрләре Ташкирмән, Нармонка, Никольский, Кече Елга, Пәрәү, Рождествено, Имәнкискә, Урта Девятово, Лаеш һәм районның башка җирлекләре мәктәп укучыларын һәм укытучыларын ачык йөз белән каршы алдылар. Күргәзмәне музей директоры Фәридә Мортазина ачты һәм музей заллары буйлап экскурсия үткәрде. Монда килгәннәргә Лаешта XVIII гасыр уртасыннан 1914 елга кадәр үткәрелгән шулай аталучы "Кәрван ярминкәсе" турында фильм күрсәттеләр. Ярминкәдә тимердән ясалган эшләнмәләр, тимер һәм чуен сатканнар. Аларны Лаеш шәһәренә Пермь, Оренбург, Уфа һәм Вятка губерналарындагы дәүләт һәм шәхси тау заводларыннан Кама буйлап ишкәкле баркаларда китергәннәр.

Чара кысаларында Имәнкискә мәктәбе педагог-китапханәчесе Кәүсәрия Гаянова үз авылын тәкъдир итте. Ул җирлекнең туристик объект буларак потенциаль мөмкинлекләре турында сөйләде. Ташкирмән мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Снежана Смирнова җыелганнарга "Керәшен телендә рус исемнәренең милли колориты" темасы буенча мәгълүмат тәкъдим итте.

Чара музейга "Здесь Родины моей начало" күргәзмәсенә ярмалардан һәм кул астындагы материаллардан ясалган эшләнмәләрен, рәсемнәрен, панно китергән мәктәп укучыларын һәм район кешеләрен бүләкләү белән тәмамланды. Барысына да дипломнар һәм Лаеш музее чыгарган "По следам железной ярмарки" танып-белү буклетлары тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район выставка музей