Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Туган як тарихын танып беләбез

Язучы һәм журналист Разит Сибатов "Егерменче гасырдан сәлам" дип аталучы яңа китабын тәкъдир итте. Разит Хөрмәт улының яңа җыентыгы - берничә дистә ел элекке авыл тормышы турында җентекләп хикәяләү. Автор олы яшьтәге кешеләрдән шактый кызыклы тарихлар туплаган һәм архивта зур эш башкарган. Язучы озак вакыт дәвамында Лаеш районы авыллары тарихын...

Язучы һәм журналист Разит Сибатов "Егерменче гасырдан сәлам" дип аталучы яңа китабын тәкъдир итте.

Разит Хөрмәт улының яңа җыентыгы - берничә дистә ел элекке авыл тормышы турында җентекләп хикәяләү. Автор олы яшьтәге кешеләрдән шактый кызыклы тарихлар туплаган һәм архивта зур эш башкарган. Язучы озак вакыт дәвамында Лаеш районы авыллары тарихын өйрәнгән һәм күп кенә кызыклы фактлар ачыклаган. Разит Сибатов китабының бер бүлеген Лаеш ягында туган, әмма күпләргә таныш булмаган атаклы кешеләргә - артистлар, хәрби начальниклар, дәүләт эшлеклеләренә багышлаган.

-Мин студент эскәмиясеннән үк этнография һәм топонимика белән мавыгам, - дип сөйли язучы. - Мине һәрчак, милләтенә һәм нинди дин тотуына карамастан, авылдагы гади кешеләр тормышы кызыксындырды. Озак еллар Лаеш районында яшәп, мин аның тарихында ак тапларның шактый булуына төшендем. Шуңа күрә аларны тутырырга уйладым.

Җыентыкны тәкъдир итү бик дустанә, җылы атмосферада үтте. Иҗат кичәсенә килүчеләр үз хатирәләре белән уртаклаштылар, кызыклы тарихлар сөйләделәр һәм гармунчы Мөнир Насыйбуллин аккомпанементына кушылып халык җырларын җырладылар.

-Разит Сибатов китаплары җанлы һәм матур тел белән язылган, - дип тәэсирләре белән уртаклаша Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина. - Алар бер тында укыла. Һәм Ватаның турында күпме яңалык беләсең!

Разит Хөрмәт улы үзе өчен чын-чынлап туган якка әйләнгән Лаеш районы тарихын өйрәнү буенча эшен дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район