Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Тукай исән, җыры күңелләрдә!

Габдулла Тукай - татар халкының бөек шагыйре. Бу дөньяда Тукайны белмәгән, аның бер шигырен булса да укымаган татар кешесе юктыр. Тукай әкиятләре белән без кечкенә чагыбыздан ук таныш. Йоклар алдыннан әти-әниләребез безгә "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләрен сөйләгән һәм "Бишек җыры"н көйләгән. Балалар бакчасында да без Тукайның күп шигырьләрен өйрәндек, бәйрәмнәрдә...

Габдулла Тукай - татар халкының бөек шагыйре. Бу дөньяда Тукайны белмәгән, аның бер шигырен булса да укымаган татар кешесе юктыр.

Тукай әкиятләре белән без кечкенә чагыбыздан ук таныш. Йоклар алдыннан әти-әниләребез безгә "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләрен сөйләгән һәм "Бишек җыры"н көйләгән. Балалар бакчасында да без Тукайның күп шигырьләрен өйрәндек, бәйрәмнәрдә "Туган тел", "Бала белән Күбәләк" җырларын җырлый идек. Ә хәзер мәктәптә без аның иҗатын тирәнтен өйрәнәбез: Әхмәт Фәйзинең "Тукай" романыннан өзекләр укып, тормыш юлы белән танышабыз, әсәрләренә анализ ясыйбыз. Сабый чагыбыздан ук янәшәбездә яшәсә дә, Тукай - чиксез дөнья, ә иҗаты - бетмәс-төкәнмәс хәзинә икән. Безнең яшьтә ул ятим бер бала булган. Үз көче, үз тырышлыгы белән халкыбызның яраткан шагыйре булып дөньяга танылган. Габдулла Тукай кечкенәдән безне озата бара, үзенең әсәрләре аша безгә акыллы, зирәк киңәшләрен бирә: зурларны хөрмәт итәргә, табигатьне сакларга, хезмәт сөяргә, телебезне яратырга өйрәтә.

Быел халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. 26 нчы апрельдә Шигърият бәйрәмендә яңгыраячак үлмәс әсәрләре шагыйрьнең үзенә үк дан җырлый, хәзерге заман иҗатчыларын яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәргә рухландырып тора. Быел да әдәбиятта һәм сәнгатьтә ирешкән казанышлары өчен кайбер иҗат кешеләре Г.Тукай исемендәге премия белән бүләкләнәчәк.

Бары тик 27 ел гына яшәсә дә, Тукай безнең белән һәрчак янәшә. Аның исеме - мәңгелек. Урамнарга исемен биреп данлый халык үзенең сөекле улын. Туган авылымдагы бер урам Г.Тукай исеме белән атала, башкалабызда халык иң күп йөри торган урамнарның берсе дә аның исемен йөртә. Габдулла Тукайның әсәрләре бүген дә сәхнәләрдән төшми: аның "Туган тел", "Туган авыл", "Әллүки", "Бәйрәм бүген" җырларын җырчыларыбыз бик яратып җырлыйлар. Без аннан үрнәк алып яшибез, аның белән горурланабыз.

Габдулла Тукай - халкыбызның горурлыгы, мәңге сүнмәс якты йолдызы. Гасырларны үтеп безгә килгән, һәйкәл булып басып безне күзәтә. Ул исән, исеме - телләребездә, җырлары, шигырьләре һәм әкиятләре - күңелләребездә.

Шәйхетдинова Ландыш, Габишево урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Тукай Габишево

2
X