Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Тукталыш яки транспорт чараларын кую кагыйдәләрен бозу

Имтиханнар тапшырып йөртү таныклыгы алгач, еш кына машина хуҗалары юл хәрәкәте кагыйдәләренең иң гади таләпләрен оныталар. Киң таралган бозуларның берсе - тукталыш яки транспорт чараларын кую урыны кагыйдәләрен сакламау. Бу уңайдан газета битләрендә Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Исмәгыйлов аңлатма бирә. Шуннан башлыйк,...

Имтиханнар тапшырып йөртү таныклыгы алгач, еш кына машина хуҗалары юл хәрәкәте кагыйдәләренең иң гади таләпләрен оныталар. Киң таралган бозуларның берсе - тукталыш яки транспорт чараларын кую урыны кагыйдәләрен сакламау.

Бу уңайдан газета битләрендә Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Исмәгыйлов аңлатма бирә.

Шуннан башлыйк, Юл хәрәкәте кагыйдәләренең12.19 маддәсе парковканы бозуга төгәл билгеләмә бирә. Өлешчә, 2 пункт, "инвалидлар өчен" тамгасы булган урыннарга машина куйган өчен 3000нән 5000 сумга кадәр штраф салуны күздә тота.

Еш кына сәүдә павильоннары янында җәяүлеләр йөрү урыннарына куелган машиналарны күрергә туры килә. Ул арада,3.1 пункт җәяүлеләр үтү урыннарына 5 метрга кадәр машина туктату һәм куюны тыя. Бу бозу өчен бер мең сум күләмендә административ штраф салына.

Маршрут транспорт чаралары тукталышы урыннарында тукталу яки машина кую яки тукталышка 15 метр якын урында туктау тыела, пассажирлар утырту яки төшерү искәрмә булып тора. Бу кагыйдәне бозган өчен бер мең сум күләмендә штраф бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район