Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Ватанның төтене дә татлы һәм якын

А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина инициативасы белән район мәдәният йорты Лаеш кешеләренең Кытайдан Кече Елгага күчеп кайткан кызыклы гаилә белән очрашу урыны булды. Ирле-хатынлы Хәсәновлар очрашуга килгәннәрнең күпсанлы сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Алар Кытайда туып-үскәннәр, анда татарлар сан ягыннан 52 нче урында торалар. Әмма бу аларга...

А.Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина инициативасы белән район мәдәният йорты Лаеш кешеләренең Кытайдан Кече Елгага күчеп кайткан кызыклы гаилә белән очрашу урыны булды.

Ирле-хатынлы Хәсәновлар очрашуга килгәннәрнең күпсанлы сорауларына бик теләп җавап бирделәр.

Алар Кытайда туып-үскәннәр, анда татарлар сан ягыннан 52 нче урында торалар. Әмма бу аларга телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калырга комачауламаган. Аларның бабалары Кытайга XIX гасырның 90 нчы елларында киткән.

Хәсәновлар яшәгән Кулҗа шәһәрендә милли үзәкләр эшләп килә. Гаилә башлыгы Гыйззәтулла югары белем ала, аннан соң 30 ел дәвамында институтта укыта. Соңгы елларда аның ректоры була. Биш тел белә, актив яшәү рәвеше алып бара, Кытайдагы татар диаспорасының иҗтимагый тормышында катнаша. Кытай телендә татар халкының тарихы, мәдәнияте, көнкүреше турында китаплар чыгара, газета-журналларда уйгыр, казах, кытай телендә мәкаләләр бастыра. Шигырьләр яза.

-Татарларның милләт буларак сакланып калуына язмыш кушуы буенча чит илдә яшәргә мәҗбүр булган кешеләрнең бердәмлеге ярдәм итте. Кытайда татарлар күп булмаганлыктан, без бер-беребезне беләбез, бергәләп милли һәм дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез. Мәсәлән, 2005 елдан башлап бәйрәмнәргә, гадәттәге Сабантуйга Казаннан җырчылар һәм артистлар чакырабыз, - дип сөйли Гыйззәтулла Хәсәнов. - Мин Кытайдагы татар диаспорасы директоры урынбасары идем һәм 20 ел дәвамында төрле чаралар оештыру белән шөгыльләндем. Казанда еш була идем.

Очрашуда катнашучылар фикере буенча, ирле-хатынлы Хәсәновлар - тормыш сөючән, позитив һәм талантлы шәхесләр. Алар җырлыйлар, бииләр, гаилә башлыгы баянда уйный. Үз талантларын алар лаешлылар белән очрашуда да күрсәттеләр.

-Без Татарстанга әти-әниләребез васыяте буенча күчтек. Алар үзләренең тарихи ватаннарына кайтырга хыялландылар, әмма аларга моны эшләү язмаган булган. Менә без алар ихтыярын үтәдек, чөнки әти-әни теләге - закон. Безнең өч улыбыз бар, - ди горурланып Хәлимә Хәсәнова. - Икесе Казанда яши, берсе Кулҗада калды. Без Кытайдагы дусларыбыз белән дә элемтәләрне өзмибез, елга ике тапкыр анда барабыз.

Кунаклар Лаешка, җәмәгатьчелек тарафыннан үткәрелгән төрле чараларга еш киләчәкләренә ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Малая Елга