Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Ветераннар беренче район фестивалендә үз талантларын күрсәттеләр

Комлы Ковалидагы "Дуслык" спорт-ял үзәгендә үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның Җиңүнең 68 еллыгына багышланган "В песне - моя жизнь" беренче район фестивале булды. Фестиваль район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәмендә үтте. Аны оештыруда хезмәт, мәшгульлек үзәге һәм социаль яклау бүлеге, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге һәм башкалар катнашты.

Фестивальдә катнашучыларга һәм тамашачыларга райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Шәрипова һәм сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рашат Булатов сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Алар үз чыгышларында артистлар арасында 80 яшьтән узганнар булуын билгеләп үттеләр, әмма ветераннарның йөрәкләре яшь, яшәү һәм иҗат итү теләге зур. Аларның күбесе дистәләрчә еллар үзешчән сәнгатьтә катнашкан, яңадан сәхнәгә чыгу мөмкинлеге бәйрәмгә әйләнгән.

Концерт программасын шигырьләр сөйләгән балалар ачты. Фестивальдә районның уннан артык иҗат коллективы катнашты, алар арасында Урта Девятоводан "Сударушка", Никольскийдан "Каравон", Рождественодан "Русская душа" һәм башка билгеле вокаль ансамбльләр бар иде. Үзешчән сәнгать коллективлары нигездә вокаль-хор, хореографик, инструменталь һәм фольклор жанр номерлары күр-сәттеләр. Чыгыш ясаучылар репертуар төрлелеге белән сөендерделәр: киң таралган сугыш чоры җырлары белән бергә авторлары билгеле булмаган әсәрләр дә яңгырады. "Вдохновение" ансамбленең "Вареники" шаян җыры көләргә, ә Олы Кабанның "Әпипә" хореографик коллективы башкарган "Россия тол хатыннары" биюе еларга мәҗбүр итте. "Русская душа" һәм "Каравон" хорлары һәрвакыттагыча бердәм һәм тәэсирле булды. Өлкән яшьтәге кешеләрнең үз гомерләрен иҗатка багышлап талантларын ачуларын күрү шатлыклы.

Программаның йомгаклау өлешендә фестивальдә катнашучыларга район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина мөрәҗәгать итте: "Тамашачыларга бәйрәм бүләк итүегез өчен рәхмәт. Алар мондый тойгылар уятучы һәм яхшы кәеф булдыручы җирле артистларны һәрчак яратып кабул итәләр. Һәр чыгыш күпме хезмәт, күпме көч сорый, бу кайчак яшьләрнең дә кулыннан килми. Озын гомер бирсен сезгә!"

Гомумән, концерт җылы, дустанә атмосферада узды. Аның барлык катнашучылары истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Фестиваль өлкән яшьтәге кешеләрнең безнең районның мәдәни тормышында актив катнашырга ни дәрәҗәдә әзер булуын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль ветераны П.Ковали