Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

БАРЫСЫ ГАШЫЙКЛАР ӨЧЕН

Шушы көннәрдә барлык мәдәният йортларында һәм мәктәпләрдә 14 февраль - Гашыйклар көненә багышланган кичәләр үтәчәк.

Район мәдәният йорты бу көнне уен программасы һәм конкурслар булган тематик дискотеканы бушлай тәкъдим итә. Урта Девятово мәдәният йортында иртәгә үтәчәк кичәне "Мәхәббәт бөек һәм мәңгелек вәсвәсәче" дип атаганнар. Каипы мәдәният йортында да яшьләр өчен бию, мәхәббәт белдергән "валентинкалар" җибәрү, конкурсларда катнашу мөмкинлеге булган бәйрәм оештырырга ниятлиләр. Сокуры мәктәбендә тематик дискотека булачак, ә конкурсларның күбесе сәламәт яшәү рәвешенә багышлана. Ә инде сәүдә нокталарында матур итеп бизәлгән "валентинкаларга" сорау зур.

(рәсем сайттан www.diets.ru).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район кичәләр

2
X