Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Һәвәскәр театр тамашачыларны премьерага чакыра

Район мәдәният йортында театр сезоны башлана Безнең шәһәрдә бай иҗади потенциаллы талантлы үзешчән артистлар күп. Шуңа күрә 2015 елның февралендә район мәдәният йортында "Эксперимент" театр студиясе ачылды. Коллективны яшь, талантлы Анастасия Пажитнова - үз вакытында сигез еллап район мәдәният йортына җитәкчелек иткән Светлана Мурзина тәрбияләнүчесе җитәкли. Һәвәскәр театр артистларының, лаеклы...

Район мәдәният йортында театр сезоны башлана

Безнең шәһәрдә бай иҗади потенциаллы талантлы үзешчән артистлар күп. Шуңа күрә 2015 елның февралендә район мәдәният йортында "Эксперимент" театр студиясе ачылды. Коллективны яшь, талантлы Анастасия Пажитнова - үз вакытында сигез еллап район мәдәният йортына җитәкчелек иткән Светлана Мурзина тәрбияләнүчесе җитәкли.

Һәвәскәр театр артистларының, лаеклы ялда булсалар да, сәхнәдән, театраль илһамнан һәм тамашачылар алкышларыннан башка яшиселәре килми. Үз гомерләрен хезмәткә, якыннарын кайгыртуга багышлаган кешеләр бик теләп кайнап торган сәхнә эшчәнлегенә күмелделәр. Сәхнәгә чыгу алдыннан озак вакыт тырышып хезмәт куярга кирәк. Һәр репетиция артикуляция гимнастикасыннан башлана. Студиягә йөрүчеләр белән актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме буенча индивидуаль шөгыльләнәләр.

Инде ноябрь азагында тамашачылар театр студиясенең үзешчән артистлары башкаруында Н.В.Гогольнең "Женитьба" һәм Н.А.Некрасовның "Драматический отрывок без названия" әсәрләрен күрә алачаклар.

Артистларның беренче чыгышыннан соң студия чын драма театрына әйләнеп, безнең шәһәрнең генә түгел, ә бар район тамашачыларының да йөрәкләрен әсир итәр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр Лаишево РДК