Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр Мәскәү музыкантларын каршылады

Узган ялларда Россиянең Яшьләр симфоник оркестры Лаеш балалар йортында кунакта булды. Музыкантлар Казанга "Балалар йөрәге музыкасы" проекты белән килгәннәр.

Әлеге проект үз эченә музыкаль-белем бирү программалары циклын һәм балалар белән үсмерләр өчен осталык сәгатьләрен ала. Мәскәү кунакларының Лаешка килүе инициаторлары буларак "Нечкәбил" хатын-кыз матурлыгы, аналар һәм гаилә республика конкурсын оештыручылар чыгыш ясады. Балалар йортында тәрбияләнүче-ләргә башкала музыкантларын тәкъдим иткәннән соң сәхнәгә Лаеш районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина күтәрелде.
-Без мондый кызыклы һәм иҗади кешеләрне үзебездә кунакта күрүгә шатбыз, - дип инандырды Илгизә Нәҗиповна. - Бездә талантлы балалар күп. Алар район яки республика смотр һәм конкурсларында гына чыгыш ясамыйлар, ә Россия дәрәҗәсендә дә яхшы гына нәтиҗәләргә ире-шәләр.
"Балалар йөрәге музыкасы" проектында катнашучылар балаларны музыкаль әсәрләрнең барлыкка килү тарихы һәм төрле эпоха композиторлары иҗаты белән таныштырдылар. Белем бирү викториналарында ярышырга тәкъдим иттеләр. Музыкантлар балаларга интерактив формада уен кораллары турында һәм аларның барлыкка килү тарихын сөйлә-деләр.
Концерт программасы да бай иде. Чит ил классикасы хәзинәсенең чын шедеврлары - Брамс, Монти, Сарасате, Пьяцолла, Гайдн әсәрләре белән бер-рәттән атаклы татар композиторы һәм башкаручысы Радик Сәлимов әсәрләре дә яңгырады. Ул бу көнне концертны алып барды. Очрашу азагында Радик Фәндәс улы тыңлаучыларга үзенең курай өчен яңа көйләрен тәкъ-дим итте, аларны үзе үк башкарды.
Рәхмәтле тамашачылар яшь артистларны озак вакыт җибәрергә теләмәделәр. Җавап итеп кунаклар теләге булганнарны Казанга үз концертларына чакырдылар.
-Аның үзенчәлеге бар: сәхнәгә Казаннан һәм Мәскәүдән берничә коллектив чыгачак. Ә аларга алмашлап ике дирижер: "Юниор-оркестр" җитәкчесе Анна Гулишамбарова һәм Россия Яшьләр симфоник оркестры дирижеры Василий Вәлитов җитәкчелек итәчәк. Болар барысы да табигать күренешләре күргәзмәләре һәм матур мультимедиа инсталляция белән үрелеп барачак, - дип концертка анонс ясады Радик Сәлимов.
Балаларның мәскәүлеләр белән очрашу турында фикерләре бик яхшы иде. Алар музыкантларга рәхмәт белдерделәр, мәскәүлеләр, үз чиратында, балаларга бүләккә оркестрлары язмалары белән дисклар калдырдылар.
-Мин классик музыка яратучы түгел, - ди балалар йортында тәр-бияләнүче Дмитрий Матвеев. - Һәрчак аны күңелсез, эч пошыргыч дип уйладым. Ә бүген классика турында фикеремне үзгәрттем. Үземнең дә берәр музыкаль уен коралында уйнарга өйрәнәсем килеп китте.
Үсмернең бу теләге тормышка ашмаса да, үз алдында искиткеч сәнгать дөньясы ишеген ачкан әлеге иҗади, кызыклы кешеләр белән очрашудан алган тәэсирләре аның күңелендә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гости детдом