Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

“Йолдызлык”ның район туры талантларны ачты

Лаешта "Созвездие-Йолдызлык" XVI республика телевизион яшьләр фестиваленең район туры төгәлләнде. Бәйгедә катнашучылар киләсе, март ахырында Мамадышта үтәчәк зона турына, ә аннан суперфиналга чыгуга призлы урыннар өчен көрәштеләр. Бу төп чара апрель уртасында бар республиканың талантлы балалары катнашында Казанда үтәчәк. Район туры гала-концертында "Вокал-соло", "Хореография", "Конферанс", "Вокаль ансамбльләр" номинацияләрендә 230 дан...

Лаешта "Созвездие-Йолдызлык" XVI республика телевизион яшьләр фестиваленең район туры төгәлләнде. Бәйгедә катнашучылар киләсе, март ахырында Мамадышта үтәчәк зона турына, ә аннан суперфиналга чыгуга призлы урыннар өчен көрәштеләр.

Бу төп чара апрель уртасында бар республиканың талантлы балалары катнашында Казанда үтәчәк. Район туры гала-концертында "Вокал-соло", "Хореография", "Конферанс", "Вокаль ансамбльләр" номинацияләрендә 230 дан артык бала чыгыш ясады. Абруйлы жюри иң яхшы номерларны сайлады.

Концертны район башлыгы Михаил Афанасьев ачты, ул "Йолдызлык" фестиваль хәрәкәтенең район һәм республика киләчәге булуын әйтеп үтте.

-Иҗат кешеләре генә аны яхшысына алыштыра ала, - дип аның фикерен дәвам итте "Йолдызлык" хәрәкәте генпродюсеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов. - Яшь артистлар елдан ел югары осталык һәм сәхнә образлары гәүдәләндерүгә иҗади якын килүләрен күрсәтәләр. Балалар каушамый сәхнәгә чыгалар, рәхәтләнеп бииләр һәм җырлыйлар. Номерлар яхшы, һәрберсе өстендә педагоглар һәм әти-әниләрнең зур хезмәте күренә.

Лаешның яшь артистлары өчен бу бәйгедә катнашу гадәти. Район туры нәтиҗәләре катнашучылар өчен дә, сәнгать җитәкчеләре өчен дә көтелгәнчә булды. Сайлап алу турында уңышлы үткән иң яшь талантлар Виктория Макарова һәм София Масарова (кече төркемдә "Конферанс" номинациясе) ел ачышы булды. Уртанчы төркемдә бу номинациядә бер юлы ике җиңүче ачыкланды: Лаешның "Аз" ансамбле (Виктория Барышева, Алексей Шастин, Дарина Туркова һәм Ренат Фаязов) һәм Кече Елгадан Рәмис Гарипов.

"Вокал-соло" номинациясендә Кече Елгадан Әдилә Гыйниятова (кече төркемдә), габишеволылар Ксения Плотникова (уртанчы) һәм Дамир Зиннәтуллин (өлкән) беренче урын алдылар. Биюдә Комлы Ковалиның "Дарья Шарованың пластинка һәм бию студиясе" балалары, Габишевоның "Импульс-дэнс" һәм Лаеш сәнгать мәктәбенең "Экспромт"ы көчле булды. "Экспромт" башкаруында лезгинка жюрины да, тамашачыларны да таң калдырды. Хореографлар Эльмир Сөләйманов һәм Гөлнара Гәрәева дәртле кавказ биюендә үз укучыларының осталыгын күрсәтә алдылар.

Лаеш интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә ансамбльдә җырлау буенча тиңнәр булмады. Илүзә Ибраһимова һәм Альбина Абрамова дуэты һәм "Ровесники" вокаль коллективы (җитәкчесе Галина Григорьева) үз номинацияләрендә беренче урынга чыкты. Максим Радионов һәм Алина Нигъмәтуллина дуэты жюрига бик тә ошады. Балалар киң билгеле "Эхо любви" лирик җырын башкардылар. Аларның тавышлары аһәңдәш, тигез яңгырады. Сәхнәдә үзләрен тотышлары да сайлаган репертуарга туры килде: барысы төгәл һәм матур булды.

-Балаларыбызның нинди талантлы һәм сәләтле булуын белү өчен фестивальдә бер тапкыр тамашачы булу да җитә, - дип сәхнәдәге чыгышларга бәя бирде тамашачы.

Концерттан соң гадәттәге тикшерү булды: микрофоннарның техник төзексезлеге сынатты. Вокал өстендә эшләп бетермәгән номерлар булды. Биюләрдәге төгәлсезлекләр күренде. Жюри конферанс сәнгатенә игътибар бирде. Дмитрий Туманов конферансьеның зал белән элемтәгә керергә, тамашачыны мавыктыра, табигый, артистның сәхнәгә чыгуын әзерләп номерларны күрсәтә белергә тиешлеген әйтеп үтте. Аның карашынча, балаларга нәкъ менә шулар җитмәгән. Тулаем, район туры үз бурычын үтәде - талантларны ачты.

-Ялгыз җырлаучылар, ансамбльләр һәм хореографик төркемнәр белән эшләүче белгечләр барлык кимчелекләрне бетерү өчен бар осталыкларын куярлар дип ышанабыз, - дип билгеләп үттеләр хөкемдарлар. Лаеш балалары арасында бу фестивальдән кала башка бәйгеләрдә катнашучы сәләтле балалар күп. Алар үз сүзләрен "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә әйтерләр әле дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Созвездие концерт победители