Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Тамашачылар канәгать калды

Узган пәнҗешәмбедә район мәдәният йортында булган гала-концертта "Чәчәк ат, Лаеш ягы!" район фестиваленә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, үткән елның окт ябреннән башлап авыл мәдәният йортларында җирлекләрнең иҗат отчетлары узды. Алар районның 85 еллыгына багышланган фестивальдән гыйбарәт иде.

Концертка килгән тамашачылар оста куллар күргәзмәсен зур кызыксыну белән карадылар. Район мәдәният йорты фойесы бу кичтә әкияти почмакка әверелгән иде. Анда безнең талантлы якташларыбыз тарафыннан тудырылган әсәрләрне күрү мөмкин булды. Лаешлылар беренче тапкыр Денис Кривоносов тәкъдим иткән тимердән чүкеп ясалган эшләнмәләр белән таныша алдылар. Безнең район өчен мондый һөнәри экспозицияләр - яңа нәрсә. Тамашачылар җанланган тимергә сокланып кына калмадылар, аларны ясау методикасы, остаханәнең кайда урнашуы, анда ничә кеше эшләве белән дә кызыксындылар.

"Оҗмах бакчасы" - Людмила Кошенкова үзенең коллекциясен шулай атаган, ул барысын да искиткеч тылсым дөньясына чакыра. Ул куллана торган аерым технология ялтыравык тамчылар - бисерлардан ап-ак кәүсәле каеннар, янып торучы сирень куаклары, агачларның зөбәрҗәттәй яшеллеген, шау чәчәктәге алмагачларны тудыру мөмкинлеге биргән...

Район мәдәният йорты костюмнар тегүчесе - Наталья Алексанина иҗаты белән күпләр таныш, ләкин күргәзмәдә яңа үрнәкләр дә куелган иде. Алар модель-курчакларны таң калдыргыч дамаларга әйләндергән. Ә Нармонка авыл җирлеге "Солнышко" балалар бакчасы хезмәткәре Татьяна Дыльдинаның оригиналь фотоэшләрен тамашачы беренче тапкыр күрде. Нармонка авыл җирлегеннән пенсионер Вәсилә Сәгъдуллинаның оста куллары чиккән картиналар үзләренең матурлыгы белән шатландыра. Лаешлылар һәм шәһәр кунаклары бу кичтә тәкъдим ителгән башка иҗат эшләрен дә уңай бәяләделәр.

Уңай хискичерешләр алган тамашачылар үзләрен башкаручылар Валентина Клюшина һәм Любовь Хәсәнова каршы алган залга керделәр. Ул акрынлап тулды һәм соңгарак калучыларга буш урыннар табу өчен бераз вакыт кирәк булды. Ниһаять, тынлыкта алып баручыларның тавышлары яңгырады, гала-концерт башлануын белдереп залдан сәхнәгә төрле төстәге гөрләвек кебек артистлар күтәрелде.

"Яраткан районыбыз, без синең тарихың белән горурланабыз! Тыныч елларда һәм сугыш елларындагы җиңүләрең һәм казанышларың белән горурланабыз! Туган җиребездә яшәүче атаклы кешеләрең белән горурланабыз", - алып баручыларның кереш сүзеннән соң сәхнәгә бер-бер артлы биючеләр, җырчылар, музыкантлар, актерлар чыкты. Һәрбер номер үзенчә яхшы иде. Дәртле татар биюе "Гармун" тамашачыга бик ошады. Пәрәүдән килгән "Алтын канатлар" бию коллективы белән бергә биергә тамашачыга концертның форматы гына мөмкинлек бирмәде. Урта Девятово турында җыр башкарган Владимир Курмышкин һәм Андрей Русловны туган як һәм еракта калган балачакны сагыну хисләре белән тыңладылар. Курайның сихри моңнары еракка һәм билгесезлеккә алып китте, күңелдә тынычлык урнашты. Кече Елгадан Вакыйф Нургалиев бөтен залны үзенә каратты: курайның күңелле көйләре җәйне һәм болын чәчәкләрен искә төшерде. Урта Девятоводан Виктор Демидов "Георгиевская лента" җырын сугыштан кайтмаганнарга багышлады. Җырның сүзләре залдагы бер кешене дә битараф калдырмады. Яшь кеше кулында гитара өзгәләнсә, өлкән яшьтәгеләр күз яшьләрен сөрттеләр...

Керәшеннәрнең "Көн-багыш" җырын акапелло белән башкаручы Раиса Киселеваның чиста тавышы җиңел һәм иркен яңгырады. Лаешлылар Ташкирмән кунагын җылы каршыладылар, сәхнәдән алкышлар һәм хуплаган тавышлар белән озаттылар. Валентина Клюшина җитәкчелегендә районның иң яхшы гармунчылары ансамбле чыгышы концертның бизәге булды. Столбищедан Анастасия Бакинаның көчле тавышы шаккатырды. Аның чыгышы концертның финалы булды.

Иң кырыс жюри - тамашачы хөкеменә тәкъдим ителгән һәр номер яхшы сүзгә лаек. Орел, Пәрәү, Ташкирмән, Рождествено, Атабай, Габишево, Имәнкискә, Державино... Алып баручылар номерларны, барлык авыл җирлекләреннән җыелган призерлар һәм җиңүчеләрне тәкъдим итте.Бу кичтә күп призлар, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Авыл җирлекләре коллективлары арасында өченче урынны Хәерби һәм Олы Кабан авыл мәдәният йортлары бүлеште. Икенче урын өчен музыкаль үзәкне Рождествено авыл мәдәният йорты алды. Ел дәвамында актив эшләүче һәм беренче урынны яулаган Нармонка мәдәният йорты ноутбукка ия булды. Төрле номинацияләрдә җиңүче-ләргә телефоннар, фотоаппаратлар, сервизлар һәм башка кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Әмма еллык эш нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче итеп Пәрәү авылы мәдәният йорты танылды. Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев аның директоры Фәридә Гомәровага тамашачылар алкышлары астында музыкаль аппаратурага сертификат тапшырды.

Концерт тәмамланды, тамашачылар теләртеләмәс кенә таралыштылар. Районның эстрада йолдызлары аларга искиткеч кичә бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт юбилей undefined лаеш