Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

“Мәңгелек матурлыкка омтылучы“

Үзәк китапханәдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган Тукай укулары шундый исем астында үтте. Очрашуга танылган шагыйрь иҗатын яратучылар, җирле шагыйрьләр, шигърият яратучылар җыелды. Ерак татар авылыннан чыккан егет университетлар тәмамламаган, министрлыкларда хезмәт итмәгән. Әмма беренчеләрдән булып рус шигъриятенең иң яхшы вәкилләре белән бер рәткә күтәрелгән....

Үзәк китапханәдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган Тукай укулары шундый исем астында үтте.

Очрашуга танылган шагыйрь иҗатын яратучылар, җирле шагыйрьләр, шигърият яратучылар җыелды. Ерак татар авылыннан чыккан егет университетлар тәмамламаган, министрлыкларда хезмәт итмәгән. Әмма беренчеләрдән булып рус шигъриятенең иң яхшы вәкилләре белән бер рәткә күтәрелгән.

Ул Пушкин алдында баш игән, Лермонтов, Некрасовны яратып укыган, аларның шигырьләрен татар теленә тәрҗемә иткән, Лев Толстой язмаларын укыган. Язмыш тарафыннан бирелгән 27 елда Тукай үлемсез шигырьләр тудырырга өлгергән. Кунаклар аларны татар һәм рус телләрендә укыдылар.

Килүчеләр шагыйрь биографиясенең аз билгеле фактлары турында фикер алыштылар. Очрашу азагында чарада катнашучылар барысы бергәләп "Туган тел" җырын җырладылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район библиотека