Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Юбилейга багышланган “Лаеш Орфее”

Гыйнвар аенда А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены каршындагы "Орфей" әдәби берләшмәсенә ун яшь тулды. Әлеге юбилей кысаларында балалар шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина инициативасы буенча һәм "Муниципаль проектлар дирекциясе" ЧҖҖ (җитәкчесе Евгений Драгунов), Татьяна Акатьева, Тимур Лезин һәм Фәридә Мортазина ярдәме белән "Лаеш Орфее" әдәби альманахы чыгарылды. Аны тәкъдир итү узган...

Бу җирле шигырь чыгаручыларның беренче генә тапкыр үз шигырьләрен дөньяга чыгарырга омтылуы түгел. 2011 елда гына да биш әдәби моно-җыентык чыгарылган. Альманахка "инде үз укучысын тапкан шагыйрьләрнең дә, беренче каләм сынап караучы шигърият яратучыларның да әсәрләре кергән. Бу безнең укучыга багышлап очырган беренче шигъри карлыгачыбыз", - дип яза Зөһрә Лезина кереш сүзендә. Альманахка әсәрләре кертелгән Светлана Фомина һәм Геннадий Рожков иҗаты укучыларга яхшы таныш: алар "Пенсионер России" һәм "КН"-"КЯ" газеталарында күп тапкырлар басылды. Элеонора Зотченкованың лирик шигырьләре шатландыра. Татьяна Акатьеваның шигъри юллары үзләренең эчкерсезлеге белән күңелне дулкынландыра. Венера Хәсәнова шактый һөнәри дәрәҗәдә иҗат итә. Денис Кривоносов шигырьләре исә трагик жанрда булуы белән аерылып тора. Елена Карандина туган як, анда яшәүче кешеләр һәм үткәндә калган 60 нчы еллар турында яза...

Тираж (100 экземпляр) шигърият яратучылар арасында тулысынча таралып бетте диярлек. Әлеге җыентыкка кергән 14 автор иҗаты турында үз фикерен булдыру өчен укучылар әдәби берләшмәгә мөрәҗәгать итә алалар.

Алыштыргысыз рәисе Светлана Фомина булган "Орфей" әгъзалары шигъри кичәләр оештыралар, яраткан шигырьләрен укыйлар һәм яңалары турында фикер алышалар. Монда үзешчән шагыйрьләр генә түгел, әдәби иҗатка битараф булмаган кешеләр дә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: орден лаеш Денежкин

2
X