Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Дини мәдәният үсеше өчен яхшы этәргеч

1564 елның 1 (14) мартында беренче басма китап "Апостол" дөнья күрүгә багышланган концерт-уйлану "Китап басу һәм рус православие мәдәнияте" исеме астында үтте. Чараны оештырган руханилар, аерым алганда, Лаеш шәһәре София соборы, озак еллар дәвамында дини мәгърифәт һәм тәрбия бирү эше алып баралар. Буыннардан килгән олы мирас хәзинәләренә мөрәҗәгать итеп, без...

1564 елның 1 (14) мартында беренче басма китап "Апостол" дөнья күрүгә багышланган концерт-уйлану "Китап басу һәм рус православие мәдәнияте" исеме астында үтте.

Чараны оештырган руханилар, аерым алганда, Лаеш шәһәре София соборы, озак еллар дәвамында дини мәгърифәт һәм тәрбия бирү эше алып баралар.

Буыннардан килгән олы мирас хәзинәләренә мөрәҗәгать итеп, без кешелекнең чын әхлакый һәм башка кыйммәтләренә төшенәбез, православие мәдәнияте, халык йолаларының иң яхшылары белән танышабыз. Казан епархиясе мәгълүмат бүлеге вәкиле игумен Евфимий чыгышында бу фикер үзәктә булды. Ул Русьта китап басу тарихына кыскача экскурсия ясады, шулай ук якташыбыз Гавриил Романович Державинның бай рухи һәм әдәби мирасын искәртеп үтте, ул бөек шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе булу белән бергә искиткеч православие фикер иясе дә. Игумен җыелучыларның игътибарын изге язмаларны, рус классик әдәбиятын ныклап белмичә җитди белем алып булмауга юнәлтте.

Концерт-уйлану мөһим белем бирү функциясен үтәде. Тамашачылар классик әдәбият һәм музыкаль әсәрләрдән өзекләр тыңладылар, ул слайдлар күрсәтү белән үрелеп барды.

Бар чараның үзәгендә Болгариядә үткән "Поморие" халыкара дини музыка фестивале призына һәм "За точную интерпретацию и отличное камерное музицирование" махсус бүләгенә лаек булган "Благовест" (җитәкчесе Елена Калиткина) ансамбле чыгышы булды. Борынгы "Молодой юнош" дини шигырен, казак җырларын һәм шәһәр романсларын тамашачылар җылы кабул иттеләр. Ансамбльнең жанр төсмере күпкырлы. Артистларның осталыгына сокланмый мөмкин түгел. Татьяна Пекменова, Елена Калиткина һәм ансамбльдә катнашучы башкаларның тавышлары бик тә моңлы, сихри төстә үзенә җәлеп итә, һәр кешенең үзәгенә үтә. Лаеклы алмаш үсүе сөендерә. София соборы каршында эшләүче якшәмбе мәктәбенең "Радоница" балалар ижат коллективы чыгышы моны ачык күрсәтә.

Лаеш ягы музее һәм Державино мәктәбенең Александр Тарасов, Наилә Исмәгыйлова, Ильмира Гарифуллина составындагы ансамбле чыгышы концертка ямь өстәде, алар Гавриил Державин, Екатерина II һәм графиня Дашкованың Лаеш ягына килүе турында миниатюра күрсәттеләр.

Шигырьләр, мәсәлләр һәм классик әсәрләрдән өзекләр башкарган катнашучылар чыгышы да күңелгә ошады. ТР рус милли-мәдәният берләшмәсе рәисе Ирина Александровская үз тәэсирләре белән уртаклашты һәм артистларга рәхмәт белдерде.

Христиан кыйммәтләре системасының фәлсәфи һәм әбәди карашларын ачучы бу чара дини мәдәният үсешенә һичшиксез зур этәргеч бирә. Кичәдән киткәндә һәр кеше үзе белән яхшы кәеф, ниндидер бер сихри тынычлану алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район духовность

2
X