Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш биючеләре җиңеп кайтты

Лаешның балалар сәнгать мәктәбе укучылары IV нче балалар һәм яшьләрнең халыкара "Невская капель" фестиваленнән җиңү белән кайттылар. "Экспромт" хореография коллективы "Стильле бию" номинациясендә беренче һәм "Халык биюе" номинациясендә өченче урын алды. Лаешлылар җырда да сынатмады. Максим Деляев "Эстрада вокалы" конкурсы дипломанты булды. Газетабыз хәбәрчесе конкурста катнашучылар белән очрашты. Балаларда аннан...

Лаешның балалар сәнгать мәктәбе укучылары IV нче балалар һәм яшьләрнең халыкара "Невская капель" фестиваленнән җиңү белән кайттылар.
"Экспромт" хореография коллективы "Стильле бию" номинациясендә беренче һәм "Халык биюе" номинациясендә өченче урын алды. Лаешлылар җырда да сынатмады. Максим Деляев "Эстрада вокалы" конкурсы дипломанты булды.
Газетабыз хәбәрчесе конкурста катнашучылар белән очрашты. Балаларда аннан бик тә күп тәэсирләр калган. Яшь биючеләр нык тырышуларын әйттеләр. Башкача булуы мөмкин дә түгел - алар мәктәп һәм район данын яклаган бит.
"Невская капель"дә Россиянең төрле тө-бәкләреннән һәм якын чит илләрдән иҗат коллективлары катнашкан. Бәйге жюрие укытучылар Гөлнара Гәрәева һәм Эльмир Сөләйманов хезмәтен югары бәялә-гән. Яшь башкаручыларның яхшы һөнәри әзерлеге билгеләп үтелгән.
-Нәтиҗәләргә ире-шү өчен даими камилләшергә кирәк. Гәүдә-не дисциплиналы, хә-рәкәтчән һәм искиткеч итә торган, аны сизгер инструментка әверелдергән хәрәкәтләр системасына буйсынырга, балетмейстер һәм башкаручы ихтыярын тыңларга, - дип сөйли Лаеш балалар сәнгать мәктәбе хореографы Гөлнара Гәрәева. - Мондый бәйге-ләрдә катнашу балаларга артистлар кебек һөнәри үсеш өчен мөм-кинлек бирә. Безнең өчен, укытучылар өчен дә бу яхшы мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев